Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлегә мактаулы исем бирелде

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән

Агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Муллагалиев А.Р. КФХы идарәчесе Василий Крутиковка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Бүләкләү ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXIV съездында узды. Дәүләт бүләген аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тапшырды.

Василий Александрович Алабуга районының Красный Яр поселогында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1976 елда җирле «Кировский» совхозында комбайнчы ярдәмчесе вазыйфасындабашлый. Аннары Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтында «Инженер-механик» белгечлеге буенча белем ала. Укудан соң Питрәч авылына күчеп килә, бүгенге көнгә кадәр инде 38 елдан арты кбезнең район файдасына эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса