Питрәчлегә мактаулы исем бирелде
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән
 (3).jpg)
Фото: © Илшат Гайсаров
«Шәле-Агро» ҖЧҖнең тракторчы-машинисты Фәрит Нуриевка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.
Фәрит Әхмәтгали улының ата-бабалары икмәк үстергәннәр, шуңа күрә ул кечкенәдән үк, җирдә эшләячәкмен һәм механизатор булачакмын, дигән карарга килгән.
Аның беренче һәм төп остазы - гомере буе механизатор булып эшләгән әтисе Әхмәтгали Хуҗи улы була. Туган авылы Шәле мәктәбен тәмамлаганнан соң, Фәрит Нуриев һөнәри училище филиалында тракторчы-машинист таныклыгы алган һәм 1977 елдан туган хуҗалыгында эшли башлаган.
– Минем беренче тракторым ул вакытта популяр булган ДТ-75 чылбырлы тракторы иде, - дип искә ала ул. - Соңыннан тәгәрмәчле тракторга күчтем. Мин МТЗ-1221дә егерме елга якын эшлим инде. Язын чәчү кампаниясендә, җәйге чорда терлек азыгы әзерләүдә катнашам, көзен – яңадан чәчү чоры, – дип сөйләгән иде механизатор әңгәмәләрнең берсендә.
Фәрит Әхмәтгалиевич 45 елдан артык механизаторлык хезмәт стажына ия, шуларның 40 елында комбайнчы булып эшләгән. Районда һәрчак иң яхшылар рәтендә булды. Авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетларында һәм Сабантуйларда уннан артык тапкыр катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia