Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлегә үз эшен ачарга ярдәм иткәннәр

Үзмәшгульгә моның өчен 145 мең сум акча биргәннәр

Питрәчтә яшәүче Элина Сибгатова элек финанс үзәгендә эшләгән, ләкин тиз арада моның үз эше түгеллеген аңлаган. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә учетка баса, аннан соң “Демография” илкүләм проекты буенча “Фитнес һәм велнес буенча инструктор-методист” программасы буенча уку уза. Бүген джампинг-фитнес дәресләре алып бара.

Джампинг-фитнес-аэроб хәрәкәт элементлары белән батутта сикерү. Бу спорт төре белән Элина 2021 елдан бирле таныш. Кайчандыр үзе дә актив рәвештә шул эш белән шөгыльләнгән. Берникадәр вакыт Казанга тренировкаларга йөргән, ә аннан соң, мондый үзәкне Питрәчтә ачарга кирәк, дигән карарга килә. Бу һөнәрнең нигезләрен өйрәнә башлый. Үз эшен “Эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү буенча хезмәт күрсәтү, шул исәптән бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтү” мәшгульлек үзәге программасы ярдәмендә ача.

– Мин гариза бирдем һәм үз бизнес-планымны экспертлар советы каршында якладым. Миңа 145 мең 100 сум акча бирделәр, үземнең 7900 сум акчаны тоттым. Бу акчага унбер фитнес-батут, эспандерлар, слайдлар һәм музыкальный центр сатып алдым. Программа бик ярдәм итте, чөнки җиһазларга үз акчамны сарыф итәргә туры килмәде, – дип уртаклашты Элина.

Районда яңа спорт юнәлеше белән күпләр кызыксынган. Хәзер ул атнага өч тапкыр дәресләр үткәрә, төркемнәр тулы. Яшь тренер әйтүенчә, бу фитнес ябыгырга гына түгел, сәламәтлекне яхшыртырга да ярдәм итә.

– Дәресләр вакытында барлык мускуллар, бигрәк тә эч һәм арка мускуллары ныгый. Хатын-кызларга сикерергә ярамый, дигән стереотип бар, бу сәламәтлек өчен начар. Ләкин күнегүләр киресенчә эшли. Хәзер кешеләрнең координациясе бик начар, сикерү аны яхшыртырга ярдәм итә. Тагын бер плюс – дәрес вакытында бик күп уңай кичерешләр аласың. Мин дә, дәресләргә йөрүчеләр дә тренировкаларны түземсезлек белән көтеп алабыз, – диде Элина.

60 яшькә кадәр теләгән һәркем джампинг белән шөгыльләнә ала. Тренер бу юнәлешне балаларга кертергә тели, моның өчен өстәмә белем алырга кирәк.

– Үз вакытында мин көч күнегүләре белән дә шөгыльләндем, төркем, түгәрәк дәресләренә йөрдем, әмма алар бертөрле, күңелсез, ә монда мин энергия алам. Бер тапкыр килүчеләр, китәргә теләми, – диде елмаеп Элина.

Сентябрьдә аның яңа укуы башлана, чөнки спорт даими үсеш таләп итә.
 

Быел безнең районда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмендә җиде кеше үз эшен ача алды. Субсидия алу өчен кеше мәшгульлек үзәгендә исәптә торырга тиеш, ә аның бизнесюнәлеше нәкъ менә Питрәч районында үсеш алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса