Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр «Бер минут тынлык» бөтенроссия акциясенә кушыла ала

Бу көнне Татарстан Республикасы шулай ук бөтенроссия акциясенә кушылачак.

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, 12:15 сәгатьтә бөтен Россиядә Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кешенең истәлегенә «Бер минут тынлык» бөтенроссия акциясе узачак.

Акциянең вакыты очраклы гына сайланмаган — 1941 елның 22 июнендә нәкъ менә 12:15 сәгатьтә эфирга Советлар Союзы гражданнарына нацистлар Германиясе һөҗүм итү турында мөрәҗәгать чыккан.

Республика халкын бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар. Аның кысаларында теле- һәм радиотапшырулар, җәмәгать транспорты, автомобильләр һәм предприятиеләрдә җитештерү процессы һәлак булганнарның истәлегенә хөрмәт белдереп бер минутка тукталып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса