Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр беренче ярдәм күрсәтү буенча квестта катнаштылар

Чараны район форумы кысаларында оештырдылар

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Ленино-Кокушкинода «Беренче ярдәм. Гамәлләр вакыты» район форумы узды. Ул Питрәч районының ун мәктәбеннән 150 югары сыйныф укучысын һәм «Форпост» хәрәкәте яшьләрен җыйды. Катнашучылар пешкәндә, яраланганда, җәрәхәтләнгәндә, ток сукканда һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен үзләштерделәр.

– Бу белемнәрне иртәгә калдырып булмый. Аларны шушы мизгелдә үк белергә һәм истә тотарга кирәк. Әлеге форум – нәкъ менә өйрәнү, сынап карау һәм үз осталыгыңны гамәлдә кулланырга әзер булу вакыты. Безнең максат – сезнең һәркайсыгызның үз көченә, кискен мизгелдә югалып калмаячагыгызга, үтеп китмәячәгегезгә һәм ярдәм итә алачагыгызга ышануыгыз, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова.

Хөрмәтле кунаклар чыгышыннан соң мәктәп укучылары өчен программаның төп өлеше – квест-уен башланды. Аларга ун тематик станция узарга туры килде, анда «зыян күрүчегә» дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтергә кирәк иде. Актерлык һәм махсус грим ярдәмендә ситуацияләр реалистик булды. Күнекмәләрне камилләштерү өчен һәр командага махсус аптечка бирделәр.

«Форпост» үзәге директоры Наилә Таҗиева билгеләп үткәнчә, элегрәк беренче ярдәм күрсәтү буенча мондый чаралар уздырылган иде инде.

– Бүген без укучыларыбызның нәрсә эшли алуларын тикшерергә телибез. Программа кысаларында алар кискен хәлләрдә калачак һәм үзләре «зыян күрүчеләргә» ярдәм күрсәтәчәк. Бу күнегүләр аларга реаль тормышта дөрес гамәлләр кылырга ярдәм итәчәк, – дип ассызыклады ул.

Форумда остазлар, кураторлар һәм судьялар ролен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гамәлдәге коткаручылары, шулай ук Казан федераль университетының волонтер-студент-медиклары үтәде. Һәр локациядә алар командаларның гамәлләрен игътибар белән күзәттеләр. Алар биремнәрнең үтәлешен бәяләп кенә калмады, хаталарны да җентекләп тикшерде.

Кощак мәктәбеннән Гүзәл Идиятова чираттагы сынаудан соң үз кичерешләре белән уртаклашты:

– Әле генә без ток суккан кешегә ярдәм иттек. Мондый ситуациядә, беренче чиратта, үзеңне сакларга – электр үткәргечләрне алып куярга кирәк. Аннары зыян күрүченең аңында булуын һәм сулышын тикшерергә. Әгәр сулыш бар икән, кешене тотрыклы итеп ян-якка әйләндерергә кирәк. Безнең команда биремне башкарды, дип саныйм.

Кыз, чын тәҗрибәсе булмауга карамастан, гадәттән тыш хәл килеп чыкса, уйлап тормыйча кирәкле чаралар күрәчәгемә ышанам, дип өстәде. Ул катнашкан «Спарта» командасы нәтиҗәдә беренче урынга чыкты, икенче урында – Иске Шигалидән «Добровольцы», өченче урында – Татар Тау Иле мәктәп укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса