Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр газета язылып, чаңгы яки итек ота ала

Бәхетле бүләк ияләре 29 декабрьдә билгеләнәчәк

Редакция үз әбүнәчеләре өчен* реклама акциясе үткәрә, анда һәркемнең бүләк иясе булу мөмкинлеге бар.

Акциядә катнашу өчен:

– декабрь ахырына кадәр 2024 елның беренче яртыеллыгына “Вперед”-“Алга” район газеталарына язылырга;

– язылу квитанциясен algared@yandex. ru электрон почтасына, 89393715272 ватсап номеры аша җибәрергә яки редакциягә (Питрәч авылы, Советская урамы, 34 нче йорт) китерергә кирәк.

Бәхетле бүләк ияләре** 2023 елның 29 декабрендә 10.00 сәгатьтә ВКонтакте социаль челтәрендә “Пестрецыинформ” төркемендә туры эфирда билгеләнәчәк. Чаңгы альтерна - тив ысул белән язылган укучыларыбызның берсенә, ә итекләр почта бүлекчәсе аша язылучыга эләгәчәк.

Акцияне оештыручы, аны үткәрү кагыйдәләре, акция буенча призлар яки җиңүчеләр саны, аларны алу вакыты, урыны һәм тәртибе турында тулырак мәгълүматны 8843673-04- 82, 3-04-86 телефоннары буенча белергә мөмкин.

Ярты елга язылу 849 сум 24 тиен тора. Традиция буенча без Питрәчтә, Ленино-Кокушкинода, “Царево” торак комплексында урнашкан учреждениеләр һәм оешмалар өчен отышлы альтернатив вариант тәкъдим итәбез. 6 айга язылу бәясе – 550 сум. Газетаның яңа санын без эш урыннарына китереп бирәбез.

*Акцияне оештыручы: “ТАТМЕДИА” АҖ “Питрәчинформ” филиалы. * * Б ү л ә к л ә р саны чикләнгән. Призларның тышкы кыяфәте фотодагы рәсемнән аерылып торырга мөмкин. Акцияне үткәрү вакыты: 2023 елның 1 сентябреннән 29 декабренә кадәр. Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса