Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр, газетага язылып, беренче тапкыр бүләк оттылар

Алар заманча кар чистарту техникасы оттылар

Яңа ел Ренат Сәйфетдиновка, Зифа Баһауовага һәм Ольга Шәйхулисламовага күңелле сюрприз алып килде. Алар “Вперед”-“Алга” газеталарына язылучылар арасында уздырылган традицион акциядә җиңеп, бүләккә заманча аккумуляторлы кар чистарткыч алдылар.

Акция район газетасының 2026 елның беренче яртыеллыгына язылучыларыбыз арасында үткәрелде. 700гә якын квитанция арасыннан без туры эфирда өч бәхетле билетны тартып чыгардык. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барыгызга да тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез! Бу юлы уңыш елмаймаган икән, күңелегезне төшермәгез – алдагы акцияләребездә нәкъ менә сезнең бүләк отуыгыз бар.

Күн авылында туып-үскән Ренат Кави улы район үзәгендә 1977 елдан бирле яши. Бөтен гомерен төзелешкә багышлаган: СМУда балта остасы, столяр, түбә ябучы, бригадир булып эшләгән. Хезмәттәшләре белән бергә ул бүген Питрәчнең йөзе булган күп кенә биналарны, шул исәптән безнең редакция бинасын да салган. 65 яшьлек юбилеен билгеләп үткән пенсионер бүген дә тик утырмый – ике ел инде Комплекслы спорт мәктәбендә каравылчы булып эшли.

Газетага да ул нәкъ менә спорт мәктәбе аша язылган. Басманы яшь чагыннан ук укый:

– Миңа безнең районның да, күрше районнарның да яңалыклары кызык. Совет заманында сөт саву һәм уңыш алу буенча белешмәләрне карарга ярата идем – спорт та кызыксындырды. Конкурста җиңәрмен, дип хыялланмаган да идем, шулай да миңа уңыш елмайды, – диде Ренат Кавиевич.


Зифа Зөфәр кызы – Күн авылыннан, ул биредә туган, үскән һәм хәзер башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшли. Аның вазыйфаларына карарлар белән бәйле кәгазь эшләре дә, халык белән турыдан-туры аралашу, аларның үтенечләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау да керә.

Район газетасына ул 2008 елдан, башкарма комитетта эшли башлаган көннән үк языла һәм бер тапкыр да язылмый калганы юк. Аларның гаиләсендә газета уку – традиция. Бигрәк тә күп еллар авыл советында бухгалтер булып эшләгән кайнанасы аны яратып укый.

– Ул газетаны тулысынча укып бара: кемне котлаганнар, кемне бүләкләгәннәр – үзе белән бергә эшләгән кешеләрне танып куана, – ди Зифа.

Ул конкурс турында белгән, әмма бер тапкыр квитанция җибәреп тә отмагач, бу юлы икеләнгән: “Нигә җибәреп торырга?” – дип уйлаган. Ләкин кызы Зимфира, әбисенең сүзен тыңлап, квитанцияне җибәргән.

– Аның кулы җиңел булды! – ди бүләк иясе.


Ике малай әнисе Ольга Шәйхулисламова Питрәч коррекция мәктәбендә эшли һәм район газетасына һәр яртыеллыкта языла. Бу юлы да язылган... әмма мондый уңыш аңа беренче тапкыр елмайган.

– Яңа ел бәйрәмнәрендә мин өйдә түгел идем, миңа җиңүчеләрнең берсе булуым турында телефон аша хәбәр иттеләр. Бу бик күңелле һәм көтелмәгән хәбәр булды, – ди Ольга.

Заманча кар чистарту техникасын ул әти-әнисенә бүләк итәргә булган, чөнки алар шәхси йортта яшиләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса