Питрәчлеләр интернет кирәк булган авыллар өчен тавыш бирә ала
Әлеге проектта 100дән 1000гә кадәр кеше яшәгән авыллар катнаша.
Югары тизлекле мобиль интернет кертеләчәк торак пунктлар өчен тавыш бирү башланды. Ул 9ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы.
Ике ысул белән тавыш биреп була. Беренчедән, «Дәүләт хезмәтләре» порталында махсус сервис ачылган. Моннан тыш, Цифрлы үсеш министрлыгына мөрәҗәгать җибәрергә була. Хатны берьюлы берничә кеше имзалый ала – һәр тавыш исәпкә алына.
Кәгазь хат юллау өчен адрес: 123112, Мәскәү, Пресненская яр буе., 10 йорт, 2 корылма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia