Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр иске техниканы эшкәртүгә бушлай тапшыра ала

Мөһим искәрмәләр бар.

Фото: vk.com

Татарстанда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» экологик программасы үз эшен дәвам итә. Питрәч районы халкы өчен акция октябрь аенда узачак.

Катнашу өчен программаның рәсми сайтында www.eko-fond.ru теркәлергә кирәк. Шуннан соң сезнең белән куратор элемтәгә керәчәк һәм барлык детальләрне: махсус транспорт килү урынын, датасын һәм вакытын килештерәчәк.

Эшкәртүгә тапшырырга мөмкин техника исемлегенә компьютерлар, ноутбуклар һәм төрле гаджетлар, принтер һәм сканерлар кебек офис җиһазлары, шулай ук эре һәм вак көнкүреш техникасы — суыткычлар, кер юу машиналары, тузан суырткычлар һәм кондиционерлар. Моннан тыш, электр инструментлары һәм хәтта катлаулы фәнни һәм медицина аппаратурасы да кабул ителә.

Әмма мөһим искәрмәләр бар. Бу акция кысаларында принтерлар өчен картриджлар, батареялар, аккумуляторлар, барлык төр лампалар һәм «радиация» билгесе белән тамгаланган теләсә нинди җиһазлар кабул ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса