Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр “Кеше китә – җыры кала” сериалын караганнан соң туган тәэсирләре белән уртаклашты

Фильмның режиссеры – якташыбыз Александр Далматов.

Питрәчлеләр “Кеше китә – җыры кала” сериалын караганнан соң туган тәэсирләре белән уртаклашты.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Фильмның режиссеры – якташыбыз Александр Далматов. Ул Көлкәмәр авылында туып-үскән, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләгән, диссертация яклаган, Бөтенроссия дәүләт кинематография университеты каршындагы сценаристлар һәм режиссерларның югары курсларын тәмамлаган, хәзер бербер артлы фильмнар төшерә.

Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән “Кеше китә – җыры кала” кинофильмының премьерасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Зур экраннарда Нурихан Фәттахның “Кырык дүртнең май аенда” повесте буенча төшерелгән кинокартинаны көтәбез. Хәзерге вакытта кастинглар узды, режиссер Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” пьесасы буенча яңа фильм төшерергә керешә.

“Кеше китә – җыры кала” сериалының кайбер эпизодлары безнең районда да төшерелде. Әлбәдендә тарихи реконструкция фестивален уздыру мәйданчыгындагы күзәтү манарасы - каланча кино төшерү урыны булды. Монда Шәйхи бабайның чаң кагып, авылдашларын, мөгаен, аларның гомерләрендәге иң мөһим хәбәрне – сугыш беткәнен, хәбәр итәргә чакыруын һәм шул урында үлеп калуын төшерделәр. Персонажны РФның атказанган һәм ТРның халык артисты Зөфәр Харисов уйный. Фильм төшерүгә танылган артистлар гына түгел, авыл халкы да җәлеп ителгән. Алар авылның үткән тормышын сүрәтләргә булышалар: хатын-кызлар һәм яланаяклы малайлар иген уралар, басуда башак җыялар. Шәле авылыннан “Зөбәрҗәт” ансамблендә катнашучылар фильмда тулы составта төшкән. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Зөлфия Гыйниятова үз тәэсирләре белән уртаклашты һәм төшерү процессы турында сөйләде:

Фото язма героеның шәхси архивыннан

– Фильм бик көчле, минем әле моңарчы бу дәрәҗәдәге татарча фильм караганым юк иде. Без әни белән аны карау өчен кич җиткәнен түземсезлек белән көттек. Бер генә фальш та күрмәдек, барысы да дөрес һәм күңелгә бик якын иде. Фильмдагы геройлар гомерен үзебез яшәп чыккандай булдык.

Төшерү вакытында мин Александрның талантына сокландым, аның энергетикасы бик көчле, әмма шуңа да карамастан, ул барысын да тыныч кына, җентекләп, сабыр гына аңлата. Мин бу безнең Питрәч егете бит дип горурландым. Шулай ук аның детальләргә мөнәсәбәте гаҗәпләндерде. Ул безнең музейдан төшерү өчен берничә экспонат алып торды, барысына да бик сакчыл карады, вакытында кайтарып бирде. Фильмнан соңгы титрларда да кадрда күренгән бер генә кешене дә, бер генә баланы да төшереп калдырмаганнар.

Аның уңышының сере репертуар сайлый белүдә дә дип уйлыйм. Ул татар әдәбиятының иң көчле һәм күңелләргә үтеп керерлек әсәрләреннән берсен сайлап алган һәм бик лаеклы фильм килеп чыккан. Мин Александр Далматовны алда зур уңышлар көтүенә ышанам. Без катнашкан басуда урак уру күренешен иртәдән кичкә кадәр төшерделәр. Хатын-кызлар борчыла башлады, кемнеңдер намазы, кемнеңдер эше кала, атааналар балаларын югалтып шалтырата. Ләкин төшерү төркеменең ничек тырышканын күреп, режиссерның хезмәтен бәяләп, барысы да ахырга кадәр калды.

Төшерү процессында Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов та катнашкан:

– “Семнадцать мгновений весны” фильмы барганда, шәһәр урамнары бушап кала торган булган, бар халык өйдә телевизор карап утырган, диләр. “Кеше китә – җыры кала” сериалы да шундый кызыксыну уятты. Мин инде берничә фильм төшерүдә актер буларак кына түгел, ә аларны төшерүгә әзерлек барышында да булыштым, локацияләр, реквизитлар, кием-салым, шул чор бизәнү әйберләрен табарга ярдәм иттем. Шуңа күрә моның нинди күпкырлы хезмәт икәнен яхшы күз алдына китерәм. Киноиндустрия әле аякка баса гына башлаган вакытта шундый көчле тарихи әсәргә алынырга батырлык кирәк дип уйлыйм. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар инде тарихта калды, әмма өлкәнрәк буын һәм без әле ул чорның бик күп детальләрен хәтерлибез һәм Мөхәммәт Мәһдиев әсәре геройлары безгә таныш, һәркемнең алар турында үз күзаллавы һәм күңелендә инде үз образы бар. Шуңа күрә һәркем белән тәңгәл килү бик авыр. Шуңа күрә дә һәр эпизод, һәр деталь лупа аша үткәрелеп каралды. Бу җәһәттән режиссерга бернинди дәгъвалар да була алмый. Искиткеч актерлар составы сайланган, 1930-1960 еллардагы иң гади татар авылының барлык нечкәлекләре исәпкә алынган. Һәркем фильмда үз гаиләсе тарихын караган кебек хис иткәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса