Питрәчлеләр махсус хәрби операция зонасына 15 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрде
Анда мәктәпләр һәм балалар бакчалары, башкарма комитет коллективы, оешмапредприятиеләр, район эшмәкәрләре катнашты.
Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»
Питрәчтә алгы сызыктагы сугышчылар өчен гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җыеп озаттылар.
Йөкне җибәрүдә ярдәмгә волонтерлар, яшь армиячеләр, башка битараф булмаган гражданнар килде. Озак көтәргә туры килмәде, барысы да төгәл расписание буенча барды. Балалар иҗат йортының баскычына кадәр килеп туктаган гаять зур фура юлны томалады. Буш хәлдә ул очсыз-кырыйсыз булып күренде. Нәтиҗәдә шундый зур фура шыплап тулды. Йөкне төяү бердәм һәм тиз барды, тартмаларны ике рәткә тезелеп басып бер-берсенә биреп тордылар. Көн салкынча иде, эш белән барысы да бик тиз җылынды.
Район башлыгы Рәис Сөләйманов билгеләп үткәнчә:
– Мондый чаралар бик актив уза, күпләр җавап бирә, һәркем булдыра алганча ярдәм итә. Волонтерлык хәрәкәтләренә, катнашучыларга район хакимиятеннән зур рәхмәт. Безнең Дәүләт Советы депутаты Сыровацкийга зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт. Бу юлы окоп шәмнәре, дизель-генераторлар, бензопилалар, мичләр, төзелеш материаллары җибәрәбез. Фура тулды. Һәм егетләребезнең җиңүләрен телибез!
Питрәч һәм Теләче районнарыннан ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий ассызыклап үткәнчә, Ватанны саклаучы солдатларга ярдәм итү – гражданлык җаваплылыгы чагылышы:
– Аларга бөтен дөнья белән ярдәм итәргә кирәк. Гаиләләребезне, балаларыбызны яклаучы, якты киләчәгебез өчен көрәшүче егетләребезгә, ватандашларыбызга, каһарманнарыбызга, һичшиксез, ярдәм итәргә кирәк. Без үзебезнең компанияләр төркеменнән көнкүреш химиясен – порошоклар, шампунь җибәрәбез. Үзебездән дә ярдәм итәбез. Егетләр заказ биргән бөтен нәрсәне без формалаштырырга һәм җибәрергә тырышабыз.
Көмеш волонтерлар берлегенең инициаторы – җитәкчесе Эльгиза Фәйзуллина аларның волонтерлык оешмасы Питрәч, Колай, Шәле, Ленино-Кокушкино һәм Пановкада 120дән артык кешене берләштерә, дип сөйләде. Пановкада Юрий Лопоухов төркеме 1128 окоп шәме ясаган. Башка төркемнәр коры ашлар әзерлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр – бу юлы җибәрергә 95 данә әзерләнгән. Һәм бу волонтерлар ялга кайткан сугышчыларга бүләк иткәннәрне исәпкә алмаганда. Фронтта шулай ук халык җыя торган юрганнар, термокием, футболкалар, оекбашлар, консервлар, тәм-томнар да кирәк.
– Фронт һәм тыл бердәм, – ди Эльгиза Фәйзуллина. – Эшебез туктап тормый. Аны җиңүгә кадәр дәвам итәчәкбез, барысы да егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын өчен эшләнә.
Районның ветеринария берләшмәсе медикаментлар, совет офицерлары берлеге – маскировка челтәрләре һәм дарулар бирде. Гуманитар ярдәм җыюда районның аерым кешеләре дә катнашты.
Чыты активисты Миннур Шәмсетдинов җиңел автомобильгә тагылма тагып ярдәм алып килде:
– Безнең монда Нурлат шәһәренең “Легенда” хәрбипатриотик клубы биргән өч мунча миче бар. Ике мичне безгә Кощактан Ринат Садриев бирде. Без үзебез җибәрү өчен 300 мендәр әзерләдек. Шулай ук окоп шәмнәре һәм яңа окоп шырпылары алып барабыз, алар берничә минут яна. Шоколад һәм төрле тәмле ризыклар.
Икенче мәктәп укучысы, яшь армияче Самат Шафиев иптәшләре белән алдагы көнне дә, җибәрәсе көнне дә посылкаларны төяүдә һәм бушатуда катнашкан. Питрәч яшь армияче бүлекчәсе штабы башлыгы Евгений Агачев аңлатканча:
– Хатын-кызларга һәм олыларга тартмаларны ташу авыр, яшь армиячеләргә, 18 яшькә кадәрге, физик яктан нык, таза егетләргә моның авырлыгы юк, бу эш аларның көченнән килә. Һәм, әлбәттә, мондый чараларда катнашу – ул гамәлдә патриотик тәрбия. Малайларга унынчы яртыда килергә кушсалар да, сәгать тугызда барысы да билгеләнгән урында иделәр. Ватанга мәхәббәт шулай тәрбияләнә дә инде.
Казаннан машина йөртүче Эдуард Хисмәтуллин үзенең шәхси фурасында сугышчыларга ярдәм йөртә башлаган. Үзе әйтүенчә, беренче-икенче тапкыр барганда сугыш линиясенә якын килү куркынычрак булган. Машинаны яшерергә туры килгән, төнлә машинаның утын кабызмыйча гына безнең солдатлар янына кергәннәр. Гуманитар йөк –Украина дроннары өчен кызыктыргыч табыш. Августта Эдуардның махсус хәрби операциядә улы һәлак булган, ләкин ул сугышчыларга ярдәм илтүен дәвам итә:
– Полк егетләре белән инде туганлашып беттек, якын кешеләр кебек булдык. Бу безнең Татарстан полкы бит – анда Питрәч, Лаеш, Столбище, Балык Бистәсе полклары да бар. Арча да бар, Балтач. Барысы да безнекеләр. Без бөтен республикадан ярдәм җыябыз һәм ташыйбыз, кешеләр ягулыкка акча бирәләр.
Фурадан тыш, фронтка үз юлы белән “Нива” китте. Мондый машиналар алгы сызыкта бик кирәк. Бигрәк тә кышын. Бу безнең сугышчылар өчен бик кыйммәтле бүләк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа