Питрәчлеләр мошенниклар счетына өч миллион сумга якын акча күчергән
Район халкын сак һәм уяу булырга чакыралар
Полициягә районның ике кешесе мөрәҗәгать иткән, алар, гомумән алганда, мошенниклар счетына өч миллион сумга якын акча күчергән. Беренче очракта хатын-кыз шалтыраткан, үзен дусты дип таныштырган, исемен генә әйткән. Зыян күрүче кем белән сөйләшкәнен ачыклап тормаган. Бу аның күптәнге танышы дип уйлаган. Шалтыратучы акчаны криптовалютага инвестицияләргә тәкъдим итә, яхшы табыш вәгъдә итә. Зыян күрүче ризалаша һәм гомумән алганда 1 млн 200 мең сумнан артык акча күчерә. Акчасы беткәч, мошенник аның белән элемтәгә керми башлый.
Икенче очракта РФ Үзәк банкы, хокук саклау органнары хезмәткәрләре булып шалтыратканнар. Алар мошенниклар булган, үз корбанын алар, сезнең счеттан дошман дәүләтләрнең махсус хезмәтләре финанслана, дип алдаганнар, моның өчен җинаять җаваплылыгы яный дигәннәр. Шуңа күрә аның акчасын дәүләт счетына күчерергә кирәк дип ышандырганнар. Ул акчасын мошенникларга күчергән. Соңыннан аны кредитлар рәсмиләштерергә һәм аларны башка счетка күчерергә күндергәннәр. Гомумән алганда, зыян күрүче 1 млн 700 мең сум югалткан.
Белешмә өчен
Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә телефон һәм интернет аша җинаятьләр буенча, шул исәптән социаль челтәрләрдә, мессенджерларда, “РФ дәүләт хезмәтләре” порталында битләрне вату белән бәйле җинаятьләр буенча 57 җинаять эше каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа