Питрәчлеләр мохтаҗлар өчен 500 килограммга якын азык-төлек җыйган
Акция районның ике кибетендә узды
22 һәм 23 мартта Питрәч районында «Игелек кәрзине» хәйрия акциясе узды. Аның барышында сатып алучылар мохтаҗлар өчен азык-төлек сатып ала алдылар.
Акция районның ике кибетендә узды. Нәтиҗәдә, 472 килограмм азык-төлек җыелган. Шушы көннәрдә аларны мохтаҗ гаиләләргә тапшырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia