Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр Рамазан аен ничек үткәргән?

Бәйрәмдә күп кенә питрәчлеләр гаиләләре белән җыела.

Рамазан ае тәмамлану уңаеннан мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә күп кенә питрәчлеләр гаиләләре белән җыела. Иртән иртүк ирләр мәчеткә бара, ә хатын-кызлар табын әзерли, бу көнне, һичшиксез, коймак пешерү гадәте бар.

«ИҢ МӨҺИМЕ – ТЕЛӘК ҺӘМ НИЯТ»

– Ирем һәм улым иртәнге сәгать биштә гает намазына киттеләр, алар кайтуга өстәлдә әнием рецепты буенча пешерелгән тәмле коймаклар булачак, – ди Татар Тау Иле авылыннан Раушания Бохараева. – Рамазан аенда без тәравих намазына йөрдек, авыл мәчетендә ифтарлар үткәрдек – икесе бөтен авыл исеменнән, ә берсе - безнең гаиләбездән. Мәчеткә йөрүчеләрне һәм туганнарны чакырдык, – дип билгеләп үтә ул.

Бохараевлар йортында бу көнне зур гаилә бергә җыелып иртәнге аш ашады. Кайнар коймактан авыз итеп карагач, гаиләнең иң өлкән кешесе Маһиҗамал Зәйнуллина гаеткә коймак пешерү традициясе аның бала чагында ук булганлыгын искә төшерде. Элек коймакны мичтә пешергәннәр, бу аңа үзенчәлекле хуш ис һәм тәм биргән.

– Традицияләрне саклау һәрберебезгә бәйле. Минем балаларым ислам кануннары буенча яши, мин моңа бик шат. Ашлар үткәрәләр, биш тапкыр намаз укыйлар, барысы да ураза тоталар, – ди Маһиҗамал Дәүләтша кызы. Аның оныгы 26 яшьлек Булат та инде берничә ел рәттән ураза тота. – Ашаудан һәм эчүдән тыелып тору җиңел, иң мөһиме – теләк һәм ният. Дингә мин 17 яшемдә килдем. Улымны да ислам дине буенча тәрбиялим. Ул минем белән мәчеткә йөри, минем артымнан азаннарны кабатлый, – ди Булат.

Егет март аенда Мәккәгә кече хаҗ – Гомрәгә барган, хәзер олы хаҗ кылырга ниятли. Аның тормыш иптәше Царево торак комплексында мәчет янындагы мәктәптә инглиз теле укыта, ә улы шунда ук балалар бакчасына йөри.

РАЙОН ИФТАРЫ 150ШӘР КЕШЕ ҖЫЙДЫ

Питрәч авылы мәчетендә район ифтары үтте, ул 2 көнгә бүленде. Беренче кичке ашка 150 ир-ат җыелды, ә икенче кичке ашка хатынкызлар килде. Шулай ук башка мәчетләрнең имамнары, район үзәге һәм башка торак пунктларның мөселманнары да булды. Кунакларның берсе – Көек авылыннан Рәдиф хәзрәт Гарипов.

– 2022 елда Казан ислам университетын тәмамладым, бер ел шәһәрдә эшләдем, бер ел элек Питрәч районына чакырдылар, мин бу чакыруны кабул иттем. Безнең мәчет зур, чаралар күп уза. Бу авыл үсә, анда бөтен Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән кешеләр күчеп килә. Соңгы вакытта биш тапкыр намаз укучылар арта, – дип уртаклашты ул. Кунакларга кайнар шулпа, ә аннан соң пылау бирделәр, шулай ук алар тәм-томнар, салатлар, чикләвекләр һәм пироглар белән сыйландылар. – Рамазан аенда бу чарада катнашкан һәркем Аллаһы Тәгалә ризалыгын алыр, дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте район имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт.

Ифтар вакытында бүләкләү тантанасы узды. Район казые Абдулхәмид хәзрәт Зиннәтуллин питрәчле Фазыл Нургалиевка ТР мөфтиятенең 30 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды.

– Бу айда мөселманнарның рухи сыйфатлары аеруча ачыла, чөнки бу яңача яшәү һәм игелекле эшләр кылу вакыты. Коллектив кичке ашлар кешеләрне бер-берсенә хөрмәт белән карарга һәм җәмгыять өчен файдалы булырга дәртләндерә, – дип ассызыклый Абдулхәмид хәзрәт.

Районда 24 мәчет бар, Көектә тагын бер мәчет төзелә. Аллаһ йортына уртача 40-50, ә зур бәйрәм көннәрендә 300гә кадәр кеше йөри. Шушы көннәрдә бу мәчетләргә 178 Коръән таратылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса