Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр татар телендәге атамаларда хаталарны ачыклау буенча конкурста катнаша ала

Конкурс 1 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Татарстанда татар телендәге элмә такталардагы һәм табличкалардагы хаталарны ачыклау буенча конкурска гариза кабул итәләр. Жюри биш номинациядә җиңүчеләрне сайлап ала, алар дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Конкурс 1 ноябрьгә кадәр дәвам итә. «Халык контроле» мобиль кушымтасында яки ТР дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә катнашырга мөмкин. Заявка бирү өчен «Исемнәрдә һәм исем астындагы язулардагы хаталар» категориясен сайларга, фото яки видеоны беркетергә, контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк.

Бәйгегә элмә такталардагы исемнәрдә һәм исем астындагы язулардагы, мәгълүмат табличкаларындагы, топографик билгеләрдәге, юл күрсәткечләрдәге һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталар турында мәгълүмат кабул ителә.

Шулай ук Татарстанда җитештерелгән товарларда яисә учреждение биналары фасадын бизәгәндә ясалган хаталарны күрсәтеп гариза җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса