Питрәчлеләр төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары өчен тавыш бирә ала
Сораштыру 15 апрельдән 31 майга кадәр узачак.
Питрәчлеләр 2024 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре һәм ишегалды территорияләре өчен тавыш бирә ала.
Теге яки бу парк яки сквер өчен үз тавышыңны ТР дәүләт хезмәтләре порталында калдырырга мөмкин булачак. Шулай ук шәһәрләрдә волонтерлар эшләячәк, алар сораштыру турында сөйләячәк һәм анда катнашырга ярдәм итәчәк. Тавыш бирү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа