Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр үзара салым буенча гражданнар җыеннары үткәрә

Күп кенә торак пунктларда төп мәсьәлә - гомуми файдаланудагы урыннарны төзекләндерү.

Питрәч районы территориясендә үзара салым мәсьәләсен хәл итү буенча гражданнар җыеннары уза. 

«21 авыл җирлеге, 74 торак пункт, шуларның 51ендә гражданнар җыенын үткәрү планлаштырылган иде. 39ында үткәрелде. 12сендә уздырасы калды. Кешеләр аз килү сәбәпле, алтысында узмады. 33 торак пунктта яшәүчеләр программада катнашуга ризалык белдерделәр», - дип сөйләде район матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова. 

Әйтик, Яңа Шигали авылында балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк, Күн авылында яңа трактор сатып алырга, Кызыл Яшьләр авылында яңа юллар булдырырга һәм яктырткычлар сатып алырга планлаштыралар. Белкино, Чертово, Пановка, Дүртөйле, Карповка, Тагашево, Әлбәден, Питрәч һәм башка бик күп торак пунктларда да юллар ремонтланыр дип көтелә.

Үзара салым программасы 2014 елдан бирле эшли һәм финанслаштыру принцибы буенча эшли. Шулай, халыкның 1 сумына бюджеттан 4 сум җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса