Питрәчлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Бүләкләү тантанасы район Советы утырышы кысаларында узды.
Питрәчлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тантаналы чара ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашында узды.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Кайгырту” үзәгенең өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Әлфинур Гыйззәтуллинага “Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Шәле-Агро” ҖЧҖ тракторчы-машинисты Фәрит Нуриев “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Ак барс” Кошчылык комплексы” ҖЧҖ ветеринария санитары Рәдифә Фәхриева “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Һөнәри эшчәнлегендәге уңышлары һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Гаврилов” ҖЧҖнең баш агрономы Владимир Данилов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы финанс системасын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Питрәч районы Финанс-бюджет палатасының керемнәр бүлеге башлыгы Эльвира Кыямова ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Пановка кичке урта (смена) мәктәбе директоры Анна Шкуновага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia