Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез
Татар Тау Иле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Хөсәенов Фәнис Фәррахетдин улы билгеләнде.
Фәнис Фәррахетдин улы 1975 елда Казахстан Республикасының Тургай өлкәсендә туган. Ике югары белеме бар: 1997 елда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен, 2002 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлый. 1999 елдан 2011 елга кадәр Питрәч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр органнарында хезмәт иткән, 2011 елдан 2017 елга кадәр – Татарстан Республикасы буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәте системасында, 2018 елдан 2020 елга кадәр – Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча системасында, 2021 елдан 2022 елга кадәр шәхси саклау оешмасында эшли.
Өйләнгән, өч баласы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia