Питрәчлеләргә ясалма чыршы сайларга киңәш ителә
Ә табигый чыршы белән бераз катлаулырак.
Беренче кар явуга күпләрдә өйләренә чыршы кую теләге туа. Ясалма чыршы белән барысы да бик җиңел: уенчыкларын элеп куясың, чыршы әзер. Ә табигый чыршы белән бераз катлаулырак. Закон бозмыйча һәм табигатькә зыян китермичә, яшел гүзәллекне кайдан алырга? Бу һәм башка сораулар белән без Питрәч урман хуҗалыгының участок урманчысы Булат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Соңгы елларда ясалма чыршы куючылар саны артканнан-арта бара, – ди Булат Галимуллин. – Бу тенденция безне сөендерә, чөнки ул турыдан-туры табигатьне саклау белән бәйле. Өч метрлы чыршы 15 ел чамасы үсә, нарат – якынча 10 ел. Без агачларның кислород бүлеп чыгаруын мәктәп яшеннән үк беләбез, әмма шуны аңлау мөһим: нәкъ менә актив үсүче яшь агачлар моны аеруча интенсив рәвештә эшлиләр, бер үк вакытта углекислый газны да йоталар. Урманда сакланып калган һәр чыршы – экологиягә мөһим өлеш кертә.
Хәтта безнең урман хуҗалыгы коллективының 80 хезмәткәренең һәрберсе дә өйләрендә ясалма чыршы бизи, – дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшебез. – Заманча модельләр матурлыгы ягыннан бер дә калышмыйлар, ә еш кына хәтта табигый чыршылардан купшырак та күренәләр. Ылыс исен бик нык тоясыгыз килсә, без бүлмәгә берничә чыршы ботагы элеп куярга киңәш итәбез. Аларны агачның аскы өлешеннән өзеп алсаң, бу аңа зыян китермәячәк.
Урман хезмәткәрләре ясалма чыршының барлык уңай якларына карамастан, өйләренә табигый агач кую традициягә әйләнгән гаиләләр дә булуын яхшы аңлый. Аны буыннан-буынга тапшыралар, ул балачак хатирәләре белән бәйле һәм бернәрсә белән дә чагыштыргысыз шатлык китерә. Бәйрәм агачларын рәсми сату нәкъ менә шундый кешеләр өчен җайга салынган да инде. Бу алым берьюлы ике мәсьәләне хәл итә: кешеләр теләгән чыршыларын алалар, ә урман балта тоткан кунаклардан сакланып кала.
Яшел гүзәлкәйне безнең районда Кызыл Яшьләр авылында Колхозная урамы, 33Б йорт адресы буенча “Лаеш урман хуҗалыгы”ннан сатып алырга мөмкин. Урман хуҗалыгы укучыларыбызга элемтә өчен 88437827683 телефонын бирде.
– Урман хуҗалыгы чыршыларны участоклардан ала, – дип аңлата урманчы. – Бу аеруча саклык белән һәм яшел фондка зыян китермичә эшләнә. Берберсенә бик якын үсә торган һәм бер-берсенә комачаулый торган өч агачның берсен кисеп, без калганнарга тизрәк һәм яхшырак үсәргә ярдәм итәбез.
Шулай ук чыршыны шәхси сатучылардан сатып алырга була. Монда беренче көнне үк идәнгә чыршы энәләре коелмавын һәм мөмкин кадәр озаграк торуын уйларга кирәк. Аны ничек дөрес сайларга.
– Беренче чиратта, төсенә карагыз: ылыслар куе яшел булырга тиеш, – дип киңәш итә Булат Галимуллин. – Саргылт агачлар бик тиз коела. Әгәр сез чыршыны көчле салкында, 20-30 градуста сатып алгансыз икән, аны шунда ук өйгә алып керергә ярамый. Башта гаражда яки җылытылмый торган верандада торсын, аннары гына бүлмәгә алып керегез. Гади нарат барысыннан да озаграк саклана. Ә чыршы энәләрен коячак, кайбер сортлар – тизрәк, икенчеләре – акрынрак.
Питрәч урманнары 13,5 мең гектардан артык җирне били, шуның 40 проценты – ылыслы урманнар, ягъни нарат, чыршы һәм карагай. Бүген урман фондын көчәйтелгән режимда саклау алып барыла, һәм бу нәтиҗә бирә: 2023 елда районда ике хокук бозу очрагы ачыкланса, 2024 елда бер генә хокук бозу очрагы да юк.
– Безнең урманнарны алты инспектор күзәтә, – ди урманчы. – Һәр иртә алар задание алалар һәм алдан билгеләнгән маршрутлар буенча баралар. Сигез сәгатьлек эш көне дәвамында алар законсыз кисү омтылышларына чик кую өчен үз участокларын карап чыгалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia