Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә яшелчәләрне ничек һәм кайчан утыртырга

Бу хакта Чыты авылыннан бакчачы Надежда Фәхретдинова сөйләде

Үсентеләр сезоны башланды. Кемдер февраль ахырында-март башында орлык чәчте, ләкин мин моны һәрвакыт мартның икенче яртысында эшлим. Барысын да ачык туфракка утыртам, һәм үсентеләрнең универсаль, ачык җир өчен дә, теплицалар өчен дә яраклысын сайлыйм. Хәзер помидор, борыч, баклажан чәчәбез.

Помидор бик тиз үсә. Орлыкны чәчәбез, пленка белән каплыйбыз һәм тишелеп чыкканчы кагылмыйбыз. Шытымнар күренә башлагач, пленканы алып ташлыйбыз һәм өстәмә яктылык, фитолампалар ясыйбыз. Төнлә утны сүндерәбез.

Борыч һәм баклажан иң озак тишелә торган яшелчәләр, аларга 10-14 көн кирәк, һәм помидор кебек тигез тишелми. Әгәр дә бик озак чыкмасалар, ташларга ашыкмагыз. Көтәргә кирәк. Җылы температура режимын саклагыз, бу үсентеләр шытымы процессын тизләтәчәк, ә аннан соң аны бераз киметергә мөмкин. Җылылык һәм яктылык үсемлекләргә тиз күтәрелергә һәм нык булып үсәргә ярдәм итә. Югыйсә аларның сабаклары нечкә булырга, алар үсеп китмәскә мөмкин. Борыч һәм баклажанны аерым зур стаканнарга утыртабыз. Алар пикировать иткәнне яратмыйлар, ә менә помидор, киресенчә, күчереп утыртканны ярата, шуңа күрә кайвакыт аларны ике тапкыр пикировать итәләр.

Кыярны үсентегә утыртмыйм, чөнки түтәлгә күчереп утыртканда тамырларына зыян килә, алар үсеп китмәскә мөмкин. Башта ук җиргә утыртырга кирәк, җылы һәм дымлы булса алар тиз үсә. Аларны апрельнең икенче яртысында үсентегә утыртырга була. Алар тизрәк тишелеп чыга һәм яхшы үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса