Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләргә кар яуган вакытта юлда куркынычсызлык чараларын искә төшерделәр

Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә елның кышкы вакытында иминлек чаралары турында искә төшерә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре җәяүлеләргә тротуардан хәрәкәт итәргә куша, ә алар булмаганда – юл читеннән. Бу мөмкин булмаган очракта, алар юл читеннән бер рәт булып транспорт чаралары хәрәкәтенә каршы бара ала.

Велосипедчылар турында да онытмаска кирәк. Еш кына велосипедта курьерлар йөри, алар шулай ук машина юлыннан хәрәкәт итә. Мондый очракта алар транспорт чаралары хәрәкәте уңаена барырга тиеш.

Машина йөртүчеләр бик игътибарлы, сак булырга һәм юлга җәяүле яки велосипедчылар килеп чыгу ихтималына әзер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса