Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәчлеләргә лейкозлы терлекләрен алыштырганда финанс ярдәме каралган

Хайванның лейкозлы булу-булмавын лаборатория тикшеренүләре вакытында гына ачыкларга мөмкин.

2023 елда районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мөгезле эре терлек канын тикшерү нәтиҗәләре буенча лейкозлы 216 терлек ачыкланган. Бу темага безнең сорауларга Питрәч дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Сергей Егоров җавап бирде.

– Сергей Анатольевич, мөгезле эре терлектә лейкоз, бу нинди авыру?

– Бу акрын үсеш алучы хроник инфекцион шеш, ул олы хайваннарда да, яшьләрендә дә була. Авыру йоктырган хайван - инфекция чыганагы булып тора, ул авыруны башкаларга да ияртергә мөмкин. Вирус кан, сөт, биологик сыеклыклар, авыру терлекләрне карый торган предметлар, лейкоз белән зарарланган үгезнең орлыгы аша күчә ала. Бозаулар сыер аналыгында ук инфекция ияртә, шулай ук авыру бозауга тугач сөт аша да йогарга мөмкин. Таралуның төп факторы булып сәламәт хайваннарны лейкоз вирусы йөртүчеләре белән бергә асрау тора.

– Инфекцияне нинди симптомнар буенча ачыкларга мөмкин?

– Хайванның озак вакыт дәвамында гомуми хәле начарлана, тиз арый, аппетиты булмый, сөте кими, ябыга, ашказаны алды атониясе күзәтелә, диарея башлана. Бу авырудан хайваннарны дәвалауның эффектив ысуллары юк. Бер тапкыр йоктыргач, алар гомерлеккә авыру булып калалар.

– Вирус кешегә иярергә мөмкинме? Мәсәлән, сөт аша.

– Лейкоз вирусында кеше сәламәтлегенә зыян китерә торган агулы матдәләр туплана. Шуңа күрә мондый сөтне тарату тыела.

– Нинди профилактик чаралар күрергә мөмкин?

– Хуҗалыкта лейкоз барлыкка килүен кисәтү өчен профилактика чараларын үтәргә кирәк. Ферма һәм шәхси хуҗалык хуҗаларына хайваннарны дәүләт ветеринария хезмәте белгеченә күрсәтергә, лаборатория тикшеренүләре өчен кан бирергә кирәк. Безгә хайваннарның авыру яки үлү очраклары, шулай ук аларның үз-үзләрен тотышындагы үзгәрешләр турында хәбәр итәргә кирәк.

Мөгезле эре терлек сатып алганчы, безгә хәбәр итегез, бу хайванны җентекләп тикшерү һәм карантинга кую максатыннан эшләнә. Сыерларны ветеринария документлары булганда һәм йогышлы авырулар буенча имин хуҗалыклардан гына сатып алыгыз. Инфекцияле сыерлардан туган яшь терлекләрне үрчетергә ярамый. Көтүдә һәм су эчкәндә сәламәт һәм авыру хайваннарны бергә кушмагыз, шул исәптән төрле көтүләрне бергә йөртмәгез.

– Лейкозлы сыерны яңасына алыштыру программасы турында тулырак сөйләгез әле?

– Әгәр шәхси ярдәмче хуҗалыкта лейкозлы терлек ачыкланса һәм ветеринария хезмәте бу терлекнең юкка чыгарылуын раслый икән, аның урынына шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы тана сатып ала ала. Әгәр тана товар хуҗалыгыннан сатып алына икән, шәхси ярдәмче хуҗалык 60 мең сум, әгәр нәсел хуҗалыгыннан икән 70 мең сум компенсация ала. Лейкозлы терлекләрне юк итү турында белешмә биргәндә – тагын 10 мең сум өстәлә.

Бер шәхси ярдәмче хуҗалык биш баш хайванга субсидия ала ала.

Әлеге программа буенча мәгълүматны Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында яисә безгә 31254 телефоны буенча шалтыратып белешергә мөмкин. Документларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә кабул итәләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса