Питрәчлеләргә район Сабантуе программасын тәкъдим итәбез
Бәйрәм киләсе шимбәдә булачак.
7 июньдә 11 сәгатьтә Питрәчтә Сабантуй узачак, ул гадәттәгечә стадионда нарат урманында оештырыла.
Бәйрәм программасында: спорт ярышлары, милли көрәш, ат чабышлары, җирле товарлар һәм һөнәрләр ярминкәсе, милли ризыкларны дегустацияләү, күргәзмә, театральләштерелгән тамашалар һәм концерт программасы.
Күренекле артистлар — Салават Фәтхетдинов һәм Рамил Шәрәповның чыгышы үзенчәлекле вакыйга булачак, алар тамашачыларга онытылмаслык музыкаль номерлар бүләк итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа