Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләргә суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйлибез

Җәй башланды гына әле, инде ике кеше суга батып үлде

Безнең районда табигатькә хозурланып, кошлар сайравын тыңлап, кояшта кызыныр һәм пикник оештырыр өчен матур елга һәм күл буйлары бар. Әмма суга кермәвең хәерлерәк, чөнки бу пляж түгел, су төбе тикшерелмәгән. Сезнең сазлыкка эләгүегез бар, аннары тирән упкынга очрарга мөмкинсез, шулай ук су төбендә пыяла кисәкләре, торбалар булырга мөмкин. Сез суга кереп җәрәхәтләнергә, таеп китеп егылырга мөмкинсез.

– ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карары буенча, су объектларында берьюлы 50 һәм аннан да күбрәк кеше ял итә торган урын массакүләм урын булып санала, – дип билгеләп үтә районның гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев. – Беренчедән, бездә бер урында шулкадәр күп кеше җыелмый. Икенчедән, пляжны төзү шактый финанс чыгымнары таләп итә торган эш, күп кенә экспертизалар үткәрергә кирәк. Халыктан мондый мөрәҗәгатьләр дә килми, алар су коенырга Камага йөриләр, – диде ул.

Шулай да безнең сулыкларда да эссе вакытта еш кына су коенучыларны күрергә мөмкин, һәм ел саен кем дә булса суга бата. Узган ел суда ике кеше үлде, тагын бер пар машина белән ярдан суга төште, аларның да гомерләре өзелде. Быел инде ике суга батучы бар. Беренче фаҗига Питрәчтә булды, 64 яшьлек пенсионер хатын-кыз һәлак булды, ә икенчесе Шәледә, ул 1972 елда туган ир-ат, аның гәүдәсен водолазлар ярдан йөз метр ераклыкта сигез метр тирәнлектән тапты.

– Бәхетсезлек очраклары, күпчелек очракта, суда үзеңне дөрес тотмау һәм алкоголь куллану аркасында килеп чыга. Көн эссе, дип суга керергә кирәкми, су салкын булырга мөмкин, шуннан тәнне көзән җыерырга мөмкин. Әгәр дә су коенырга бик теләсәгез, моны таныш урыннарда гына эшләгез, әмма барыбер үзеңне куркыныч астына куймау яхшырак. Балаларны күзәтеп карап торыгыз, аларның үзләрен генә елгага җибәрмәгез, бездә бик яхшы бассейн бар, шунда алып барыгыз, – дип киңәш итә Илнур Мәүлетҗанович.

Җирлек башлыклары, ирекле халык дружинасы, полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән торган группа һәр авылда сулыклар янында профилактик рейдлар уздыра. Әмма, беренче чиратта, үз тормышы өчен һәркем үзе җавап бирә. Шуңа күрә үзегезне саклагыз!

Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

– Сулыкның тирәнме, юкмы икәнлеген белми торып, суга кермәгез.

– Су коенырга үзегез генә йөрмәгез.

– Суга аек акыл белән генә керегез.

– Йөзә белмәсәгез, йөзәргә өйрәнегез.

– Суга сикермәгез һәм йөгереп түгел, ә әкрен генә керегез.

Бата башласагыз:

– Курыкмагыз, ярдәм сорап кычкырыгыз.

– Якын тирәдә беркем дә булмаса, тирән сулыш алыгыз, шуның белән сез бераз җиңеләясез һәм су сезне “күтәрә” ала, кергән якка таба йөзегез.

Әгәр дә сез кемнеңдер батканын күрсәгез:

– Суга батучыны коткарыр өчен суга бары тик үзе йөзә белгән кеше генә керергә тиеш, югыйсә бергә һәлак булу куркынычы бар. Йөзә белгән кешене табарга тырышыгыз, ләкин шуны онытмагыз, моны шунда ук эшләргә кирәк. Яисә таяк яки бау табыгыз һәм тотыныр өчен батучыга ыргытыгыз.

– Әгәр яхшы йөзәсез икән, кешегә таба алдыннан түгел, арттан йөзеп килегез. Аңа якын килмәгез, ә кулыгызны сузыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса