Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрне «Бөтендөнья татар мирасы тарихының бер өлеше бул» фотоконкурсында катнашырга чакыралар

Анда 16 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Татарстан балаларын «Бөтендөнья татар мирасы тарихының бер өлеше бул» фотоконкурсында катнашырга чакыралар – яшьләр «Туган Батыр легендалары» әкияте персонажларының визуаль образы өчен өлге була алачак.

Конкурс күп серияле «Туган Батыр легендалары» әкиятенең икенче китабы чыгуга һәм төп геройларның визуаль образларын булдыруга багышланган, ул конкурсантлар фотосурәтләреннән Туган Батыр һәм Гөлчәчәк геройларының яңа визуаль образларын ясаячаклар.

Фотолар китапта чыгачак һәм «Туган Батыр легендалары» (мультфильмнар, уеннар, китаплар һ.б.) аудиовизуаль әсәрләрендә кулланылачак.

Катнашу өчен махсус сайтта анкета тутырырга һәм фотоларны да шунда ук урнаштырырга кирәк.

Кабул итү кампаниясе 5 февральгә кадәр дәвам итә. Һәр катнашучыга «Туган Батыр легендалары» китабының икенче өлешенең электрон версиясе һәм оригиналь стикерпак биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса