Питрәчлеләрне чиркәү төзү мәсьәләсе буенча фикер алышырга чакыралар
Һәркемнең үз фикерен белдерү мөмкинлеге булачак
Фото: © Алисә Шәрәфиева / «Питрәч-информ»
Район башкарма комитеты җирле халыкны Питрәч авылында чиркәү төзү мәсьәләсе буенча иҗтимагый фикер алышуларда катнашырга чакыра.
Җыелыш 28 февральдә 16 сәгатьтә «Кинокадр» кинотеатрында узачак.
Бу чара – һәркемгә үз фикерен әйтергә, сораулар бирергә һәм проект буенча тәкъдимнәр әйтергә мөмкинлек. Анда катнашу булачак чиркәүне районның рухи һәм мәдәни тормышы үзәге итәргә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа