Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләрне якындагы көннәрдә аномаль җылылык турында кисәттеләр

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәннең артык җылынуына юл куймаска киңәш итә

18-23 апрельдә питрәчлеләрне аномаль эссе һава торышы көтә – температура гадәттәгедән 9-12 градуска югары күтәреләчәк. Синоптиклар фаразлавынча, 18 апрельдән 22 апрельгә кадәр һава +21..+27 градуска кадәр җылыначак, ә 23 апрельдә термометр баганасы +17...+22 градус күрсәтәчәк.

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәннең артык җылынуына юл куймаска киңәш итә. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.

Мөмкин булса, эсседә булмаска, тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнешләрдән сакланыгыз, дип киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса