Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләрне якындагы тәүлектә көчле җил булу турында кисәттеләр

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә

Синоптиклар фаразлавынча, 25 сентябрьдә республика территориясендә урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе аерым торган агачлар, биек биналар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре янында торырга ярамый, дип искәртте.

Автомобильләрне агачлар һәм яхшылап ныгытылмаган конструкцияләр янында куеп калдырырга киңәш ителми, дип кисәттеләр ведомствода. Җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган кием кияргә, ә машина йөртүчеләргә юлларда тизлек режимын һәм дистанция сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса