Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрне иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында катнашырга чакыралар

Ишегалдын бизәгез һәм конкурста* катнашыгыз

Йорт яны территориясен кар фигуралары, иллюминация, гирляндалар, декоратив фигуралар белән бизәргә уйлыйсызмы? Димәк бу конкурс сезнең өчен!

Ул өч номинациядә үткәрелә: “Иң яхшы шәһәр ишегалды”, “Район үзәгендә иң яхшы ишегалды”, “Авыл җирлегендә иң яхшы ишегалды".

Конкурста катнашу өчен 23 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр ишегалдын яисә подъездны Яңа ел бәйрәменә бизәргә, фото һәм видео төшереп, социаль челтәрләргә (ВКонтакте) урнаштырырга кирәк. Шулай ук #аунасводвореТМ, #татмедиа15 хэштегларын кую, фотоларны algared@yandex.ru почтасына җибәрү зарур.

Җиңүчеләр ике этапта билгеләнә. Катнашучылар өчен 5-8 гыйнварда район сайтларында һәм социаль челтәрләрендә тавыш бирәчәкләр. Иң күп тавыш җыйган катнашучы беренче булачак. Аннан соң конкурс республика дәрәҗәсендә узачак. Алар өчен 10-13 гыйнварда «ТАТМЕДИА» АҖнең республика ресурсларында яңа тавыш бирү башланачак. 14 гыйнварда иң күп тавыш җыючылар билгеләнәчәк. Нәтиҗә шул ук көнне игълан ителәчәк.

Өч призерга грамоталар, шулай ук медиакомпания символикасы төшерелгән истәлекле сувенирлар тапшырылачак. *Конкурсны оештыручы:


«ТАТМЕДИА» АҖ. Конкурсны үткәрү вакыты: 2022 елның 23 декабреннән 2023 елның 13 гыйнварына кадәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса