Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләрне ишегалды уеннары гаилә фестиваленә чакыралар

Чара балаларны яклау көненә багышлана.

31 майда 17 сәгатьтә Иске Шигали авылы күп функцияле үзәк янындагы спорт мәйданчыгында «Безнең белән уйна» ишегалды уеннары гаилә фестивале узачак.

Программада: татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт, актив кешеләрне бүләкләү тантанасы, күңелле эстафеталар, гаиләләр өчен конкурслар һәм уеннар. Шулай ук кунакларны мавыктыргыч мастер-класслар һәм махсус күңел ачу зоналары көтә.

Танылган артистлар бәйрәмнең кунаклары булачак. Якташыбыз Игорь Дмитриев һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Радик Шәрибҗанов тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерәчәк.

Фестивальнең оештыручысы – 2024 елда Росмолодежь грантын откан активист Саимә Шаһиәхмәтова.

Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса