Питрәчлеләрне кыска эш атнасы һәм озын яллар көтә
Бу хакта хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
Февраль аенда Россия халкын озын ял көннәре көтә.
«23 февраль, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, эш атнасы кыска булачак һәм нибары өч көн (20-22 февраль) дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә.
Ведомствода искәртүләренчә, атнаның соңгы эш көне, 22 февраль, бәйрәм алды көне булганлыктан, бер сәгатькә кыскарак булачак.
Өстәмә ял көне 1 гыйнвар, якшәмбе көненнән 24 февраль, җомгага күчерелде.
Алты көнлек эш атнасы булганда шимбә, 25 февраль, эш көне санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа