Питрәчлеләрне Рус Сәрдәсендәге чиркәүне торгызуда ярдәм итәргә чакыралар
Эшләр бу шимбә көнне узачак
Фото: © Алина Семенова
Битараф булмаган питрәчлеләрне Рус Сәрдәсендә урнашкан Спас-Яктырылу чиркәвен торгызу буенча чарада катнашырга чакыралар.
Эшләр бу шимбәдә, 8 июньдә узачак. Питрәчлеләргә үзләре белән эш киеме генә кирәк, инвентарь биреләчәк. Чараны оештыру буенча тулырак мәгълүмат алу өчен 89534965661 (WhatsApp, Телеграм) номеры буенча координатор Маргаритага язарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia