Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләрне салымнарны декабрь башына кадәр түләп өлгерергә өндиләр

Күчемсез милек объектлары, транспорт чаралары һәм җир кишәрлекләре булган гражданнарның вакыты аз калып бара

2024 ел өчен милек салымнарын түләүгә вакыт аз калып бара. Федераль салым хезмәтенең ТР буенча районара инспекциясенең 2 нче камераль тикшерүләр бүлеге башлыгы Ольга Назарова салым түләүчеләр үз вазыйфаларын вакытында һәм дөрес башкарсыннар өчен төп сорауларга җавап бирде.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

– Ольга Анатольевна, милек салымнарын кем түләргә тиеш һәм моны ничек эшләргә?

– Күчемсез милек объектлары, транспорт чаралары һәм җир кишәрлекләре булган гражданнарга 2024 ел өчен милек салымнарын 2025 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Моны Федераль салым хезмәте сайтында Салым түләүченең шәхси кабинетында “Салым һәм пошлина түләү” сервисы ярдәмендә, Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта эшләргә мөмкин. Моның өчен банк картасы реквизитларын кертергә яки Россия Федераль салым хезмәте банкопартнерларының берсе сервисыннан файдаланырга кирәк.

Шулай ук куар-код яки салым кәгазендә күрсәтелгән штрих-код буенча да түләргә мөмкин. Әгәр салым хәбәрнамәсе кәгазьдә килгән булса, аны шулай ук банкта, почтада яки күп функцияле үзәктә түләргә мөмкин.

– Салым хезмәтеннән хәбәр килмәсә, нишләргә?

– Мондый хәл берничә очракта булырга мөмкин: исәпләнгән сумма 300 сумнан кимрәк булганда; әгәр гражданның салым түләүдән азат итә торган ташламалары булса; физик затның бердәм салым счетында бурычны автомат рәвештә түләп бетерү өчен җитәрлек акчалары булса.

– Балигъ булмаган кеше салым түләргә тиешме?

– Балигъ булмаган бала күчемсез милек яисә җир кишәрлеге милекчесе булса, салым түләүче дип таныла. Бала өчен түләүне ата-аналар, опекуннар, уллыкка алучылар һәм башка затлар башкара ала. Моны шәхси кабинет аша Федераль салым хезмәте сайтындагы “Гаилә мөмкинлеге” кушымтасы ярдәмендә дә эшләргә мөмкин.

– Вакытында түләмәсәң, нәрсә була?

– Ул чагында инде 2 декабрьдән пенялар исәпләнәчәк. Салым органы түләү турында таләп җибәрәчәк. Әгәр бурычлы кеше аны үтәмәсә, судтан тыш җәза биреләчәк. Шулай ук суд тәртибендә дә бурыч суммасы түләтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса