Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләрне волонтерлык эшләре өчен бүләкләделәр

Район башлыгы Рәис Сөләйманов аларга рәхмәт хатлары тапшырды

Актив гражданлык позициясе һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәткән өчен Питрәч районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • «Чистое сердце» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Олег Попков. Хәрәкәт хәрби операция башлангач ук барлыкка килгән.
  • Павел Большаков. Үзенең шәхси машинасында сугышчыларга һәм авыр тормыш хәлендә калган Курск өлкәсе халкына гуманитар ярдәм җиткерә.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү буенча уртак эшчәнлектә актив катнашкан, сатып алуларны оештыруда һәм гуманитар ярдәм җыюда ярдәм иткән өчен «Чистое сердце» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Наталья Мансурова бүләкләнде.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү буенча уртак эшчәнлектә актив катнашулары, хәрби орыныш территориясендә гуманитар ярдәм җыюлары, озатып барулары һәм илтеп җиткерүләре өчен Алексей Чубко һәм Алмаз Вахитов бүләкләнде.

Актив гражданлык позициясе һәм хәрби операция катнашучыларына ярдәм күрсәткәне өчен Надежда Нәбиуллина бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса