Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлене алимент буенча зур бурыч өчен хөкем иткәннәр

Җыелган сумма 746 мең сумнан артып киткән.

Питрәч районы прокуратурасы 31 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны алимент түләмәүдә гаепле дип тапты.

Билгеләнгәнчә, 2023 елның 23 маеннан хатын-кыз балигъ булмаган дүрт балага алимент түләргә тиеш булган. Шуңа да карамастан, ул административ җаваплылыкка тартылганнан соң да түләүләрдән системалы рәвештә баш тарткан. Нәтиҗәдә җыелган бурыч 746 мең сумнан артып киткән.

Питрәчле үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 6 ай төзәтү эшләре билгеләде, хезмәт хакының 5% дәүләт кеременә тотып калыначак. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса