Питрәчлене алимент бурычы өчен төзәтү эшләренә җибәргәннәр
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Питрәч районы прокуратурасы 39 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны балигъ булмаган балаларны карау өчен акча түләмәүдә гаепле дип тапты.
Суд утырышы барышында ачыкланганча, 2021 елның 11 мартыннан ир-ат ике баласына алимент түләргә тиеш булган. Әмма, элек административ җәза бирелгән булуга карамастан, ул системалы рәвештә моннан баш тарта. Нәтиҗәдә барлыкка килгән бурычның гомуми суммасы 330 мең сумнан артып китте.
Питрәчле үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 6 ай төзәтү эшләре билгеләде, хезмәт хакының 5% дәүләт кеременә тотып калыначак. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia