Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлене танышының сәламәтлегенә авыр зыян салган өчен хөкем итәчәкләр

Ир-ат үз гаебен өлешчә таныган

Питрәч районы прокуратурасы 48 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергәне өчен гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның 1 ноябрендә кичен гаепләнүче иптәше компаниясендә Карповка авылындагы фатирында хәмер эчкән. Табын артында утырганда гаепләнүче кунакның йөзенә һәм эченә берничә тапкыр суккан. Зыян күргән кеше ике көннән соң вафат булган.

Ир-ат үз гаебен өлешчә таныган. Җинаять эше карау өчен район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса