Питрәчнең «Ак барс» кошчылык комплексында хезмәткәрләрне котладылар
Алар намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр алдылар
Предприятие аның горурлыгын һәм нигезен тәшкил итүчеләрне хөрмәтләү традициясен дәвам итә. Бу кешеләр үз эшен башкарып кына калмый, ә моны аерым тырышлык һәм мәхәббәт белән эшлиләр.
“Ак Барс” холдинг компаниясе” АҖнең фидакарь хезмәте өчен медале белән бройлер цехының кош караучысы Елена Дормидонтова бүләкләнде.

Предприятиедә үзенең һөнәри юлын Елена Ивановна сиксәненче елларда ук башлый. Аның беренче вазыйфасы инкубатор операторы була, ә хәзер ул инде унбиш елга якын кош караучы булып эшли.
– Без кошны 38-40 көнгә кадәр тәрбияләп үстерәбез. Безнең сменада ике кош караучы һәм бер слесарь. Үстерү белән шөгыльләнәбез, кошларның торышын контрольдә тотабыз, үлгән кошларны җыябыз, микроклиматны: температураны һәм бинадагы дымлылыкны күзәтәбез, – дип уртаклаша ул үзенең көндәлек бурычлары турында.
Елена Ивановна яшь чагында кошчылык фабрикасын ташлап, шәһәргә эшкә китүен әйтә, әмма йөрәге һәрвакыт кире – туган җирләренә һәм гадәтләнгән авыл тормышына тартыла.
– Кош-корт белән эшләү ошый, бу кызыклы һәм яраткан эшем, – ди ул.
Күпьеллык хезмәте өчен аның бик күп мактау грамоталары бар, ә менә медаль – беренчесе, шуңа күрә ул аеруча кадерле.
Елена Ивановнаның ире Иван да бу предприятиедә күп еллар слесарь булып эшләгән. Ул сәламәтлеге торышы буенча эшеннән киткән. Дормидонтовлар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр – Татьяна һәм Лиана, ә хәзер оныкларын үстерергә ярдәм итәләр.
Буш вакытларында героебыз бакчада эшләргә, чәчәкләр үстерергә ярата. Гаилә Питрәчтә үз йорты белән яши. Кош караучыга эшкә барып җитү уңайлы. Кошчылык фабрикасының башка хезмәткәрләре кебек үк ул да эшкә махсус автобуста барып кайта.
Беренче класслы автомобиль йөртүче Васил Кудряшовка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Күпьеллык хезмәт эшчәнлеге өчен унлап бүләге бар, әмма бу аның өчен иң югары бүләк.
Васил Марсельевич, тумышы белән Питрәч авылыннан, әтисе юлы буенча китеп, үзенә шушы һөнәрне сайлаган. Бу турыда ул балачактан, биш яшьтән үк хыялланган. Техниканы бик яраткан – малай чагында әтисе янында йөргән һәм аңа ремонтлауда булышкан. Яшь чагында ук машина йөртү таныклыгы алган, шуңа күрә армиядә хезмәт иткәндә руль артына утырган.
– Өйгә кайткач, мин әнием эшләгән СМУның баш инженерларын йөртә башладым, – дип искә ала ул.
Кошчылык фабрикасында Васил Марсельевич инде чирек гасыр чамасы автобус йөртүче булып эшли. Аның маршруты Олан Иле, Питрәч, Бутырка, Татар Тау Иле, Княжа авыллары. Барлык персоналны смена башланганчы эш урынына илтү өчен ул иртән биш рейс ясарга өлгерә.
– Көненә ике йөз километрдан да ким булмаган араны узам, ике йөз илле-өч йөзгә якын кешене йөртәм, – дип сөйли машина йөртүче. – Арыйсың, әлбәттә, аның каравы график уңайлы. Ике көн эшләп ике көн ял итәбез. Еллар буе руль артында төрлесен күрдем. Яңгырда да, буранда да чыгарга туры килә. Автобус ватылса урында төзәтәсең, кул-аяклар туңа. Ләкин техникага булган мәхәббәт эшләргә көч бирә.
Васил Марсельевичның горурлыгы – аның балалары. Ике улы хәрби: олысы Чечняны узган, кечесе СВО зонасында хезмәт иткән, аннан аны яраланганнан соң демобилизацияләгәннәр. Кызы балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли.
Буш вакытларында аның яраткан шөгыле – балык тоту һәм гөмбә җыю. Ул салоны бик оста тозлый, ыслый. Үзе әзерләгән эшләнмәләрне безнең сугышчыларга махсус операция зонасына да җибәрә.
Айның иң яхшы хезмәткәрләре булып тракторчы Талип Фәхретдинов, электромонтерлар Рудэль Миндугулов һәм Николай Антонов, котельный операторы Рөстәм Идиятуллов, машина йөртүче Андрей Никифоров, төзелеш цехы балта остасы Игорь Васягин, кош эшкәртүче Гөлсәрия Абдуллина, фасовкалаучы Алинә Әхмәтҗанова танылды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Мактау грамотасы белән тара юучы Лилия Садыйкова бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм юбилей уңаеннан “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖнең чистарту корылмалары операторы Илшат Зиннәтовка һәм ветеринария санитары Илнар Габделхаковка рәхмәт белдерделәр. Югары җитештерү күрсәткечләре өчен шундый ук бүләкне кош караучы Линар Минҗанов алды.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен кош эшкәртүче Санат Шәеховага Питрәч районы башлыгы Рәхмәте белдерелде.
Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм юбилей уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын кош эшкәртүче Тәлгать Сибгатуллин һәм машина йөртүче Васил Кудряшов алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia