Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчнең балалар шәһәрчегендә таганнарны кайчан ремонтлаячаклар?

Әлеге сорауга җавап бирүен сорап без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иттек

«Балалар шәһәрчегендә берничә таган ватылган, һәм алар балалар өчен куркыныч тудыра. Пружиналы таган «Лошадка» инде июнь аеннан бирле комда аунап ята. Бу җәйдә без анда бер тапкыр да атынмадык. Резина бортлы таганның кырыйлары өзелгән. Бу җитешсезлекләрне кайчан рәтләрләр икән? Редакциягә район үзәгендә яшәүчедән менә шундый сорау килде.

Әлеге сорауга җавап бирүен сорап без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иттек.

Без әлегә бу таганнарның кайчан ремонтланачагы турында төгәл әйтә алмыйбыз. Ике атна элек балалар шәһәрчеген төзекләндерү өчен җаваплы белгечләр бу урынга килде һәм барлык тәкъдимнәрне һәм җитешсезлекләрне теркәде. «Питрәч таңнары» фольклор фестивален бәйрәм итү алдыннан кайбер җитешсезлекләрне гарантия буенча бетерделәр. Сәхнә идәнендәге берничә тактаны алыштырдылар, буярга кирәк урыннарны буядылар, тарттырдылар. Сынган аттракционнар гарантия буенча узмады. Алар район хисабына ремонтланачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район халкы бу таганнарга сакчыл карамый. Безнең мәгълүматлар буенча, бу вандаллык нәтиҗәсе. Һәрбер балалар җиһазында аны кулланучының яше һәм кагыйдәләре язылган, шуңа күрә без халыкка алар белән танышырга һәм аларны үтәргә кушабыз. Ата-аналардан балаларын күзәтеп торуларын сорыйбыз, бигрәк тә алар зур таучыктан шуганда. Чөнки анда да куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлми - балалар «паровоз» рәвешендә шуып төшәләр, башка балаларның төшеп җиткәнен һәм куркынычсыз ераклыкка киткәнен көтеп тормыйлар. Балаларга йомшак булсын өчен, төшү урынына гел ком җәеп торабыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса