Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчнең яшь рәссамнары 9 Майга күргәзмә тәкъдим иттеләр

Кызлар хәрби тематикага рәсем ясадылар

Дарья Тимофеева, 13 яшь

– Рәсем ясау белән мин башлангыч мәктәптән үк мавыгам, ә күптән түгел сәнгать мәктәбенә укырга кердем. Конкурс өчен нинди рәсем ясаячагымны баштан ук белдем. Мин балаларын кочаклаган хәрбине сурәтләдем. Бер-берсеннән ерак булуларына карамастан, ата һәм балалар арасындагы мәхәббәтнең никадәр көчле булуын күрсәтергә теләдем. Бу минем хәрби тематикага беренче генә рәсемем түгел. Мисал өчен, бер рәсемдә малай күккә карап тора, ә аның өстеннән самолет оча.

Мондый картиналарны 9 Май алдыннан ясау аеруча күңелгә үтеп керә, бу тагын да көчлерәк илһамландыра. Чөнки бу бәйрәм – бабаларыбыз һәм карт бабаларыбызның тынычлыкны саклап, безгә Җиңү бүләк итүләрен искә төшерү.


Алинә Яруллина, 15 яшь

– Сәнгать мәктәбендә мин инде өч ел укыйм, һәм барыннан да бигрәк миңа пейзажлар ясау ошый. Шуңа күрә танкта авыл яныннан узып баручы малай сурәтләнгән эшемдә мин сугыш темасын гына түгел, тын табигать матурлыгын да җиткерергә тырыштым.

Мин сюжетны караучыларга ачык итеп калдырдым: бәлки, бу парадка әзерлек, хәрби техниканы урамнарда күрергә мөмкин булган вакыттыр, ә бәлки сугышчыларның өйләренә кайту мизгеледер, шул вакытта алар баланы танкта йөртергә карар кылганнардыр. Ике вариантны да ниндидер якты һәм шатлыклы нәрсә берләштерә.

Кайбер гаиләләргә чыннан да үз ирләрен, улларын һәм әтиләрен сугыштан көтеп алу бәхете елмайганын аңлау аеруча дулкынландыргыч. Кайбер сугышчылар кире әйләнеп кайтканнар, озын гомер кичергәннәр һәм картаеп туган йортларында үлгәннәр бит.

Һәр 9 Майда без бөтен гаиләбез белән Мәскәүдәге Җиңү Парадын карарга телевизор каршына җыелабыз. Минем өчен Җиңү көне – ул бәйрәм генә түгел. Бу яхшылыкның, авыр сынаулар аша булса да, һәрвакыт явызлыкны җиңүенең мәңгелек символы.


Камилә Галимҗанова, 13 яшь

– Мин ике картина яздым. Минем беренче эшемнең геройлары – ерак юлга, билгесезлеккә таба китеп баручы ике солдат. Без аларның тыныч тормыш өчен көрәшергә баруларын аңлыйбыз, әмма аларны нәрсә көткәнен, нинди сынаулар белән очрашырга туры киләчәген белмибез.

Бу сугышчыларны мин берничә сәгать эчендә акварель белән ясадым, ә икенче картинам өстендә берничә көн эшләдем, монда мин гуашь кулландым. Алгы планда өстәлгә армиянең иң танылган символларының берсе – пилотка, фронттан соңгы сводкалар язылган газета һәм сугыш елларының төп солдат ризыгы – ипи кисәген урнаштырдым.

Рәсем ясау белән мин күптән шөгыльләнәм, сәнгать мәктәбендә инде дүрт ел укыйм. Мондый рәсемнәр җиңел бирелми, бу эмоциональ яктан авыр, чөнки тема бик тирән эчтәлекле.


Ксения Цивильская, 14 яшь

– Минем бер картинамда күптән түгел генә Ватанны сакларга киткән исән калган хәрби тора. Аның артында таң аткан вакытта сугыштан соңгы шәһәр сурәтләнгән. Монда иртә генә түгел, ә нәкъ менә алсуланып таң аткан вакыт чагылган – бу, җиңү, сугыш тәмамлану символы һәм сугышның нинди авыр булуын искә төшерү. Озакка сузылган сугыш, ниһаять, безнекеләр файдасына тәмамланды.

Икенче хәрби хезмәткәр үз гамәле белән безнең солдатларның Ватаннарына гына түгел, үз диннәренә дә тугры булуларын күрсәтә. Безнең алда кабат сугыштан соңгы шәһәр. Хәрби кеше өйдән-өйгә йөри, исән калганнарны эзли, шулчак тәрәзәдән өй эчендә сакланып калган иконаларны күреп ала. Һәм шул вакытта исән калуы, ярдәме өчен Ходайга рәхмәтен белдереп, фатихасын сорап чукынып ала.

Мин сюжетлар турында озак уйландым, төрле идеяләр сайладым. Нәтиҗәдә нәкъ менә коточкыч сугыштан соң туган җиңеллек кичерү тойгысына, безнең киләчәгебез өчен үз гомерләрен куркыныч астына куйган яшь егетләрне сурәтләүгә тукталдым.
 

ФОТОКҮРГӘЗМӘ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса