Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчнең икенче мәктәбе директоры 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Хәбир Сәйфетдинов инде 38 ел мәгариф системасында эшли. Шуларның 30 елын директорлык эшенә багышлаган.



Зур юбилее уңаеннан, аның белән эшенең гади кешегә күренмәгән яклары, мәгариф өлкәсендәге проблемалар, яраткан шөгыльләре хакында сөйләшергә булдык.

– Хәбир Заһретдинович, мәгариф өлкәсенә ничек кереп киттегез?

– Гомеремнең яртысыннан күбрәген мин мәгариф өлкәсенә багышладым. Хәзерге балаларга шаккатам. Чыгарылыш сыйныф укучылары да әле үзләренең кем буласыларын белми. Мин инде алтынчы сыйныфтан нинди һөнәр сайлыйсын белә идем. Унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Педагогия институтының география факультетына гариза бирдем. Ләкин уңышсызлыкка очрадым. Ике фәнне “биш”кә бирсәм дә, авыл мәктәбендә чит телләрне өйрәнмәгәнгә, мин немец теленнән имтиханны тапшыра алмадым. Шуңа да институтка керә алмыйча калдым.

Бер ел Казанның “Сантехприбор” заводында җыючы булып эшләгәннән соң, Казан педагогия көллиятенә укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлагач, мине туган ягым – Питрәч районы, Чыты мәктәбенә юллама буенча җибәрделәр. Башлангыч сыйныфка укытучылар җитәрлек булганга, мине география һәм физкультура укытучысы итеп билгеләделәр. Бер елдан соң Казан педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә кердем. Шул ук вакытта мәктәптә профсоюз оешмасы җитәкчесе булып та эшләдем. Аннары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр, соңыннан инде Чыты урта мәктәбе директоры булдым. 2017 елда Питрәчнең икенче мәктәбе директоры вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Мәгариф өлкәсен сайлаганыма бер дә үкенмим – мин үз урынымда.

– Укытучының нәрсә эшләгәнен барысы да белә, ә директорның төп вазыйфалары нинди?

– Директорның төп эше – мәктәптә барлык яктан да уңайлыклар тудыру. Түбәдән акмыймы, салкын-җылы сулар киләме, мәктәп җылымы, балалар тукмы... болар барысы да минем карамакта. Директорның кешегә күренмәгән эше менә шул. Коллектив, балалар белән эшләүгә караганда хуҗалык эшчәнлегенә күбрәк вакыт сарыф ителә.

– Еш кына Советлар Союзы вакытындагы укыту системасын, хәзергесенә караганда көчлерәк иде, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Сезнеңчә, бу дөреслеккә туры киләме?

– Минемчә, укыту системасы элек тә, хәзер дә шундый ук дәрәҗәдә. Хәзер әле ул бераз катлаулырак та. Мәгариф тармагына яңа программалар, ФГОС системасы кертелде. Замана баласы яхшы аттестат аласы килсә, беренче сыйныфтан ук тырышып укырга тиеш. Бала беренче чиратта мәктәптән белем һәм тәрбия алып чыга. Без шул принципларга таянып эшлибез.

– Мәктәпләрдә татар телен кысрыклап чыгарган вакытта, сезнең уку йортында ул нинди дәрәҗәдә?

– Без рус мәктәбе саналсак та, читтән килгән кеше мәктәбебездә татар мохите хөкем сөрүен шунда ук сизеп ала. Бездә һәр елны берәр сыйныф татар телле юнәлештә тәрбияләнә. Барлык фәннәр рус телендә баруына карамастан, ул сыйныфларда сыйныфтан тыш дәресләр, тәрбия сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары татар телендә бара. Татар телен дә бездә югары дәрәҗәдә укыталар, дип уйлыйм. Быел җиденче сыйныфта укучы Ралинә Шәмсетдинова татар теле һәм әдәбияты буенча республикакүләм олимпиадада җиңү яулап кайтты. Мин әле Бөтендөнья Татар конгрессының Питрәч районы бүлеге рәисе дә. Районда үткәрелгән бөтен татар бәйрәмнәренең башында булырга тырышабыз. Максатыбыз – милли горефгадәтләребезне киләчәк буынга тапшыру.

– Директорның уңышы, укучыларының, укытучыларының уңышы белән бәйле. Узган уку елында нинди зур уңышларыгыз булды?

– Быел чыгарылыш сыйныф укучыбыз Виктория Галкина тарих буенча БДИны 100 баллга, җәмгыять белеме буенча имтиханны – 83 баллга тапшырды. Ангелина Егорова рус теленнән 83, Алиса Чернова инглиз теленнән 96 балл җыйдылар. Өчесе дә мәктәпне алтын медаль белән тәмамлады. Бу уку елында 19 бала XI сыйныфны бетерде – барысы да аттестатлы. Узган елны республика олимпиадасында 10 призлы урын алдык, быел – ике җиңүебез бар. Егерме елдан артык бездә “Тамчы” театры эшли, ул күп кенә республика бәйгеләрендә җиңүләр яулый.

– Буыннан-буынга балалар аерыламы?

– Әйе, аерыла. Алар хәзер актив, күп белә, һәр яңалыктан хәбәрдар – кулларында телефон бар. Укытучыларга хәзерге балалар белән эшләве күпкә җиңелрәк, дип уйлыйм. Алар бит мәктәпкә инде укый-яза белеп керә. Үз фикерләре бар, алар үз сүзләрен дәлилли белә. Ләкин менә сүз тыңлату гына авыррак хәзер аларны (елмая).

– Укучыларны үз кабинетыгызга еш чакырасызмы?

– Авыл мәктәбендә эшләгәндә андый хәлләр булмады, ә менә районда балалар күп – чакырырга туры килә. Төрле җиңүләр яулаган укучыларның кулын кысып рәхмәтемне белдерәм. Тәртипсезрәкләрен шелтәләп алырга да туры килә инде. Сүз тыңламаган укучылар белән дә уртак тел табарга тырышабыз. Андый очракта психолог һәм атааналар да ярдәмгә килә.

– Кем белән эшләве авыррак: укучылар беләнме, укытучылар беләнме?

– Дөресен генә әйткәндә әти-әниләр белән эшләве авыррак. Укытучылар белән без бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз. Без бит бер мохиттә кайнаган, педагогика мәктәбе узган шәхесләр.

– Яшь белгечләр җитмәү проблемасын ничек хәл итәсез?

– Районның күп кенә мәктәпләре гомумән укытучыларга кытлык кичерә. Физика, математика, химия, биология мөгаллимнәре җитми. Бу проблема бездә дә бар. Аны хәл итү өчен без хәзер үзебезнең укучылар арасында мөгаллимнәр әзерләргә тырышабыз. Ел саен дүрт-биш укучы IX сыйныфны тәмамлап, Казанның педагогия көллиятенә укырга керә. Быел үзебезнең мәктәпне тәмамлаган ике педагогны математика һәм физкультура укытырга көтәбез. Узган ел мәктәбебездә педагогия сыйныфы ачылды. Быел алар унберенче сыйныфка бара. Шуларның берничәсе инде “укытучы булам”, дигән теләк белдерде.

Районнан да ярдәм бар. Быел бер укучыбызны юллама буенча КФУга укырга җибәрәбез. Коллективыбызда 65 укытучы эшли, шуларның 40-45 проценты яшь кадрлар.

– Мәктәптән тыш, көндәлек тормышта нинди кеше сез?

– Чиләгенә күрә капкачы диләрме әле... Минем тормыш иптәшем дә укытучы. Ул гомере буе Чыты мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Ике кыз тәрбияләп үстердек. Олы кызыбыз финанс институтын тәмамлады, бүген ул районның мәгариф бүлегендә икътисадчы булып эшли. Алар тормыш иптәше белән безгә ике онык бүләк итте. Икенче кызым кызыл дипломга татар теле һәм чит телләр бүлеген тәмамлаганнан соң, мин эшләгән мәктәптә татар теле һәм инглиз телләре укытты. Хәзер ул декрет ялында биш айлык оныгыбызны тәрбияли. Төп нигезебез кендек каным тамган туган авылым Чытыда урнашкан. Туган ягымны, аның табигатен бик яратам. Бәлки шуңа күрә дә мин укыту өчен география фәнен сайлаганмындыр. Буш вакытларымда ялгызым гына табигатькә чыгып китәргә яратам. Челтерәп аккан чишмәләрне, Мишә елгасы агышларын карап утырам. Шулай үткән тормышымны тагын бер тапкыр күз алдымнан кичерәм. 60 яшькә җитеп, дөрес яшәдем, дип әйтә алам.

– Яраткан шөгылегез бармы?

– Мин китап укырга яратам, буш вакытымны шуңа багышлыйм. Җомга көнем вакытлы матбугат, республика яңалыклары белән танышып үтә. Өстәлдә һәрвакыт, хәтта ашаган вакытта да, китап тора иде. Мин бик нечкә күңелле кеше. Зифа Кадыйрова китапларын елый-елый укый алам. Аяз Гыйләҗевның барлык жанрда иҗат ителгән әсәрләрен яратам. Китап укыган кеше тел сөйләменә бай, дөньяга карашы киң була. Минемчә, андыйлар бернинди очракта да югалып калмаячак.

– Ничек шулай нечкә күңелле кеше зур һәм җаваплы вазыйфа башкара ала?

– Мин үземне чыннан да йомшак күңелле кешегә саныйм, ләкин кирәк вакытта усал да була беләм. Күңел тулса, елап та алам. Минемчә, авыр вакытларда көчле булу өчен анысы да кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса