Питрәчнең кошчылык комплексы хезмәткәрләре предприятиедә 30ар ел эшли
Даимилек – осталык билгесе
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, сугым цехы башлыгы Гөлшат Игнатьевага һәм ветеринария санитары Рәдифә Фәхриевага “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖнең көмеш күкрәк билгесе тапшырылды.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Кошчылык фабрикасында Гөлшат Игнатьева 1995 елдан бирле эшли, сатучыдан алып зур җитештерү җитәкчесенә кадәр юл үтә. Сатучы вазифасыннан башлый, ләкин тиз арада үзен күрсәтә һәм карьера баскычыннан күтәрелә башлый. Сату бүлеге башлыгы була, фасовка һәм бүлү цехын җитәкли, ә 2016 елдан сугым цехы белән җитәкчелек итә.
Аның бүлекчәсе – җитештерүдә төп бүлекләрнең берсе. Монда бер сменада 30 меңнән 50 меңгә кадәр кош эшкәртәләр – сәгатенә алты меңгә якын. Эш көне иртәнге биштә башлана, ит кибет киштәләренә вакытында килеп өлгерсен өчен тырышалар.
Цехта бригада бер-берсен алыштырып, көйле эшли. Гөлшат Илгизәр кызы процессны үзе контрольдә тота, һәркемнең үз урынында булуын тикшерә. Берәрсе авырып китсә, аны оператив рәвештә алыштыралар, ләкин мондый хәл сирәк була: коллектив тотрыклы, кешеләр үз бурычларын һәм графикларын белә.
Иртәнге контрольдән соң кәгазь эше башлана: билгеләү, отчетлар. Ләкин цех башлыгы көн буена тәртипне күзәтеп тора. Гомумән алганда, аның җитәкчелегендә – 150 кеше, ярдәмчеләре – ике инженер-механик, бригадир, учетчик, сыйфат буенча белгеч.
– Мин үз коллективымны югары бәялим, хөрмәт итәм, үземә дә шулай җавап кайтаралар, – ди Гөлшат Игнатьева. – Иң мөһиме – бурычларны бүлү генә түгел, ә хезмәткәрләр белән җылы аралашу да: эшкә килгәч исәнләшү, хәлләрен сорау, яңалыклар белән уртаклашу, мөмкин булганча проблемаларны хәл итәргә ярдәм итү. Кошчылык фабрикасында эш авыр, чыдамлык таләп итә, әмма үз эшеңне яратсаң – барысын башкарып чыгарга була.
Эштән соң Гөлшат Илгизәр кызы бакчасында эшли, чәчәкләр үстерә. Аның иң зур шатлыгы – алты оныгы: олысы Лианага 15 яшь, кечесе Әсгатькә нибары биш ай. Дөрес, буш вакыт бик күп түгел, алар атнага алты көн эшлиләр.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Рәдифә Самат кызы Күн авылында туган. Кошчылык фабрикасына кадәр ул колхозда эшләгән, ә педучилищены тәмамлагач – 10 ел балалар бакчасында тәрбияче булган. Кияүгә чыккач, Салкын Чишмәгә күчеп килә, һәм 1993 елда кошчылык фабрикасына урнаша, анда хәзер дә эшли.
Бу еллар эчендә ул үзен төрле юнәлешләрдә сынап карарга өлгерә: кошларга вакцинация ясауда катнаша, дезинфекция ясый, эшкәртү һәм тоту белән шөгыльләнә. Хәзер аның төп бурычы – үлгән кошларны җыю.
Рәдифә Фәхриева көн саен корпусларны әйләнеп чыга, кошларны контейнерларга җыя һәм машинага төяп куя.
– Башта авыр булды – бөтен эшне кул белән башкардык, авыр күтәрергә туры килде. Хәзер эшне өлешчә автоматлаштырдылар, әмма физик хезмәттән башка барыбер булмый, – дип таный ул.
Фәхриевләрнең ике кызы бар. Олысы Резеда шул ук кошчылык фабрикасының икътисад бүлегендә эшли. Кечесе Илнара иҗат юлын сайлаган, ул Казандагы танылган “Сәләт” татар лагеренда мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа