Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчнең күп фатирлы йортлары ишегалларында территорияләр төзекләндерелә

Монда юллар һәм тротуарлар ремонтланачак, балалар уен мәйданчыклары урнаштырылачак.

Питрәч авылының Мелиораторов урамындагы 12 нче йорт территориясендә “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында төзекләндерү буенча зур эшләр алып барыла. Экскаватор эшли, бөтен җир казылган, әмма халык вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карый. Территория танымаслык булып үзгәрәчәк, юлларга яңа асфальт салыначак, тротуарлар, машиналар өчен парковка урыннары турында да онытмыйлар.

– Хәзер без җирне тигезлибез, аннары бордюрлар урнаштырачакбыз, ком һәм вак таш җәячәкбез, ә аннары инде асфальт салуга керешәчәкбез. Шулай ук ишегалдында балалар уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк, – дип хәбәр итте төзелеш оешмасының участок башлыгы Салават Фәсхетдинов. - Район үзәгенең тагын ике ишегалдында шундый ук эшләр бара. Аларны август ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар, – дип билгеләп үтте ул.

Быел районда республика программасы кысаларында күп фатирлы йортларның 14 ишегалды яңартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса