Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәчнең “Шатлык” приюты белгече тәрбияләнүчеләрнең берсен шефлыкка алды

Аңа 32 яшь, өйләнмәгән, үз балалары юк, ун ел эшләү дәверендә чит балаларга бик нык ияләшкән.

“Шатлык” приютының социаль хезмәт буенча белгече Евгений Ушатов тәрбияләнүчеләрнең берсен шефлыкка алды.

Ул “Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2023” республика конкурсының зона этабында катнашты. Конкурстан үтмәсә дә, күңелен төшерми ул. Белгеч өчен иң мөһиме – тәҗрибә туплау һәм яшь чакта закон белән проблемалары булган яшүсмерләрне дөрес юлга юнәлтү. Евгений балалар белән аз аралашуын, нигездә, документлар, шәхси эшләрне алып баруын, балаларны приютка кабул итү белән шөгыльләнүен, ә әниләре һәм әтиләре ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән очракта балалар йортына яки яңа гаиләгә урнаштыру белән шөгыльләнүен таный. Ләкин тәрбияләнүчеләр һәрвакыт аның күз алдында торалар, яшь кеше алар белән теләп аралаша. Баланың бәхетле тормыштан монда эләкмәвен яхшы аңлый ул, шуңа күрә дә аларга карата игътибарлы булырга, алар белән аралашырга тырыша.

– Дәресләрне безнең янда әзерлиләр, аларны өйрәтеп җибәрәм, рефератлар бастырам. Аларның язмышы авыр. Балаларның гаиләгә кайтуын күрү бик күңелле, – ди Евгений Владимирович.

Еш кына приютка алкоголь кулланучы яки эшләмәүче ата-аналарның балалары эләгә. Ахыры яхшы тәмамланган очраклар күбрәк булуы сөендерә. Еш кына атааналар үзгәрә, начар гадәтләрен ташлый, эшкә урнашалар, акча эшли башлыйлар һәм балаларын өйләренә алып кайталар.

– Без ата-аналар белән элемтәдә торабыз. Ничек яшәүләре, нәрсә белән шөгыльләнүләре, турында кызыксынабыз. Әгәр гаиләләр районда булса, алар янына барабыз, яшәү шартларын тикшерәбез, – дип билгеләп үтә белгеч.

Узган елның августында учреждениегә Ратмир килде, хәзер аңа 13 яшь. Гаиләнең өч бүлмәле фатиры янган, малайны һәм сеңлесен приютка җибәргәннәр, чөнки яшәргә урыннары булмый. Ратмир элек хокук бозган, урлашкан булган. Евгений Ушатов яшүсмер белән якыннанрак таныша һәм аңа ярдәм итәргә карар итә.

– Ул бик яшь булса да, яхшы, җаваплы, җитди малай. Берәр нәрсә сорасаң, беркайчан да кире какмый. Мин аңа таяна алам, – дип ышандыра Евгений. – Мин аңа урлашудан башка бик күп, яхшырак хоббилар барлыгын күрсәттем. Аны катнаш көрәш секциясенә алып бардым. Аның белән аерым шөгыльләнәм: гантельләр, турник. Спорт залына команда уеннарын карарга барабыз. Аны иҗади чараларга да җәлеп итәбез. Башта аның теләге булмады, ә хәзер ачылды, – дип горурланып сөйли Евгений Ушатов. – Ул иртәме-соңмы бездән китәчәк, бәлки, шундый ук проблема белән башка бала килер, мин аның белән дә шундый ук эш алып барачакмын, – дип йомгаклады сүзен әңгәмәдәшем.

Ул кечкенә балаларга якын килү җиңелрәк булуын таный, ә менә олыракларының характеры формалашкан була, шуңа күрә алар белән мөнәсәбәтләр катлаулырак. Ләкин әкренләп аларга да якын килергә була, бары тик сабыр булырга, игътибар күрсәтергә, аларны аңларга гына кирәк. Үзең үрнәк күрсәтү яхшы, бу, һичшиксез, уңай йогынты ясый. Евгений Ушатов спорт белән актив шөгыльләнә, волейбол командасында уйный, даими рәвештә тренажер залына йөри. Ул яшүсмерләрнең игътибарын спортка юнәлтергә тели. Ул үзе тәртипле гаиләдә үскән, югары белем алган, һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып барган. Студент вакытта социаль эш сайлаганда, аларны кемнеңдер тормышын яхшы якка үзгәртү теләге дәртләндерми, ул вакыт узу белән барлыкка килә. Авырлыклар кичергән балаларга битараф калырга ярамый. Ярдәм һәм кайгырту һәркемгә кирәк, ә аларга аеруча да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса