Питрәчнең «Шатлык» приютына республикадан кунаклар килде
Алар балалар һәм аларның яшәү шартлары белән таныштылар.
Фото: © Маргарита Петрова / «Питрәч-информ»
Питрәчнең «Шатлык» приютында авыр тормыш хәлендә калган егерме биш бала һәм яшүсмер яши. Яңа ел алдыннан алар янына кунакка республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре делегациясе, шулай ук район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лариионова килде.
Алар балалар һәм аларның яшәү шартлары белән таныштылар. Кунакларны приютта «Гаилә кунак бүлмәсе» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Аның кысаларында балалар һәм аларның ата-аналары арасында аралашу өчен дә, төрле чаралар үткәрү өчен дә уңайлы урын булдырылган.
– «Гаилә кунак бүлмәсе» кебек социаль әһәмиятле проектны без 2024 елда, Гаилә елында оештырдык. Һәм бүген без «Шатлык» приюты коллективының әлеге проект үз нәтиҗәләрен китерсен өчен барысын да эшләвен күрәбез: күпчелек гаиләләр балалар белән элемтәне җайга сала, гадәти тормыш рәвешен торгыза һәм гаилә таркалуын булдырмый кала, - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.
Хушлашканда балалар Яңа ел бүләкләре алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia