Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчнең «Шатлык» социаль приюты эше турында

Биредә очраклы кешеләр юк

Баланың температурасы күтәрелсә, тамагы авыртса, аны табибка алып баралар, җаны яраланса – аның белән психологлар шөгыльләнә. Балалар үтенеченә теләсә кайсы вакытта җавап бирергә әзер кешеләр бар. Аларга моны эшләргә, Кеше дигән горур исемне йөртү, ярдәмчеллек, олы йөрәкле булу мөмкинлек бирә.

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының хезмәт коллективында һәр тәрбиячене яки педагогны балалар психологы дип атарга мөмкин. Биредәге белгеч – табиб түгел, димәк, медицина диагнозы куймый, дару препаратлары язмый һәм билгеләми. Ул барыннан да элек - балаларның җанын дәвалаучы.

... Табигать Романга гаять зур физик сәләтләр биргән (приютта тәрбияләнүчеләрнең исемнәре этик сәбәпләр буенча үзгәртелде). Тугызынчы сыйныфта укыганда ук ул яшьтәшләре арасында сизелерлек аерылып тора – буе ике метр, нык гәүдәле. Ләкин язмыш Романга яхшы гаиләдә яшәү бәхете бирмәгән. Әти-әнисе Башкортстаннан күчеп килгән булган, аннары аерылышканнар, әнисе башка ир-атка кияүгә чыккан. Үги әтисе исә малайны яратып бетермәгән. Яшүсмер әнисе яныннан әбисенә күченергә мәҗбүр була. Ләкин озакламый ул әбисе өчен дә авыр йөккә әйләнә. Бәлки пенсиясе аз булганга, аңа зур гәүдәле егетне ашату да авыр булгандыр, һәм ул аны кире әнисе янына кайтарырга теләгәндер. Ләкин әнисе ул вакытта инде тагын бер бала тапкан була. Яшүсмер монда да кирәксез булып чыга, аны тәрбияләү белән беркем дә шөгыльләнми, һәм бервакыт ул өйдән чыгып китә. Күпмедер вакыттан соң аны Казан урамнарының берсендә табып алалар. Шулай итеп, Роман «Шатлык» приютына эләгә, анда үзенә яңа гаилә таба.

– Безгә алып килгәч, туганнарының берсе дә аның турында кызыксынмады, – дип сөйли учреждение директоры Резеда Васыловна Хәлилова. – Баштарак без, егет усалланыр, язмышка булган ачуын тирәюньдәгеләрдән алыр, дип курыктык. Ул бит шундый көчле, ә безнең кечкенә балаларыбыз да бар. Ләкин бәхеткә, ул бик яхшы күңелле егет булып чыкты.

Романны Питрәчнең 2 нче урта мәктәбенә укырга билгелиләр. Ул вакытта анда физрук булып Михаил Николаевич Чернов эшләгән, зур титуллы көрәшче спортның бу төре буенча секция алып барган. Тренер шунда ук Романнан яхшы спортчы чыгасын күреп ала һәм аңа көрәш белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Озакламый егет спорт тормышына чума, район, республика турнирларында җиңүләр яулый. Ләкин эш чемпион кубокларында да түгел. Иң мөһиме, яшүсмернең үзенә бәясе арта, ул үзен җәмгыятькә кирәкле итеп хис итә башлый.

Мәктәптән соң Роман машина төзелеше техникумының ЛениноКокушкино филиалын тәмамлый. Аннары Казанга күчеп китә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый, үз эшен ача.

– Ул әле дә безнең белән элемтәдә тора, хәтта берничә тапкыр приютка балалар өчен тәм-томнар алып килде. Без аның белән очрашулар үткәрәбез, ул балалар өчен яхшы үрнәк булып тора, – дип өстәде Резеда Васыловна.

Приют директоры тагын хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итүче приютта тәрбияләнгән ике егет турында сөйләде. Алар ялга кайткан вакытта шулай ук «Шатлык»ка килгәннәр, балалар белән хәрби-патриотик тематикага сөйләшкәннәр, үзләре турында сөйләгәннәр.

... Үзбәкстаннан килгән кечкенә Сәлим җиде яшендә «Шатлык» приютына эләккән (аны әнисенең дус кызыннан табып алганнар). Малай беркайда да теркәлмәгән, бернинди документлары да, хәтта туу турында таныклыгы да булмаган. Әти-әнисе турында да берни дә билгеле түгел, бары тик малайның фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен генә беләләр. Приют хезмәткәрләре күп кенә инстанцияләргә, бала тудыру йортлары архивларына мөрәҗәгать иткән. Ниһаять, баланың Казанның 4 нче бала тудыру йортында дөньяга килүе ачыкланган (2009 елда ул ябылган). Архив белешмәсе нигезендә туу турындагы таныклыкны рәсмиләштерү өчен документлар әзерләгәннәр.

Малайны приют тәрбиячеләренең берсе – моңа кадәр инде дүрт баланы тәрбиягә алган Ирина Юрьевна Бочкарева опекага алган. Хәзер Сәлим Питрәчтә яши, яхшы гаиләдә тәрбияләнә, мәктәптә укый. Ирина Юрьевна үзе бүгенге көндә приютта эшләми, ул үзен тулысынча тәрбиягә алган балаларга, шулай ук оныкларына багышлаган.

Марина Михайловна Ионова Биектау районында яши, мәктәптә укытучы булып эшли. Моңа кадәр тәрбиягә алган биш баланы үстерүенә карамастан, күптән түгел Питрәч приютыннан опека органнары балалар йортына озату өчен әзерләгән тагын өч сабыйны үзенә тәрбиягә алган. Игелекле хатын-кыз оныклары белән дә шөгыльләнергә өлгерә. Аның өе тулы балалар. Сүз уңаеннан, Марина Михайловна үзенең олырак балаларын белем һәм мөмкин булганча торак белән тәэмин итәргә тырышкан. Ә бу безнең заманда бик җиңел түгел.

Резеда Васыловна 2008 елдан приют белән җитәкчелек итә, моңа кадәр хастаханәдә, Питрәч районының социаль яклау бүлегендә эшләгән.

– Безгә авыр тормыш хәлендә калган балалар килә, – дип дәвам итә Резеда Васыловна. – Кемдәдер янгын чыккан, икенчесенең әти-әниләре юлтранспорт һәлакәтендә һәлак булган, өченчесенең әти-әнисе, чиктән тыш алкоголь эчеп, бала тәрбияләү белән шөгыльләнми башлаган һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, дүртенчесе өйдән качып чыгып киткән, бишенчесен безгә ташлап киттеләр...

Тәрбияләргә авыр булган, укырга теләмәгән балалар бар. Менә бүген, мәсәлән, без мәктәпкә бардык, ни өчен бер тәрбияләнүчебезнең дәресләргә йөрми башлаганын белештек. Малайның әтисе һәм әнисе атаана хокукыннан мәхрүм ителгән, ул тәрбиягә алган гаиләдә яшәгән, анда еш кына конфликтлар туган. Ул өйдән чыгып китә башлаган һәм нәтиҗәдә безгә эләкте. Бу яшүсмер белән безгә җентекләп эшләргә туры киләчәк. Опека органнары исә аның гаиләсе белән эшли, аларның дәүләт алдында йөкләмәләре бар һәм аларны үтәргә кирәк.

Опекасыз һәм караучысыз калган балаларның күбесе алмаш гаиләләрдә тәрбияләнә. Алар өч төрле: уллыкка алучылар, тәрбиягә алучылар һәм опекунлык гаиләләре.

Еш кына шулай була, әти-әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән яки чикләнгән гаиләдән бала нормаль гаиләгә эләгә һәм анда бәхеткә ирешә. Югарыда тасвирланган Ирина Юрьевна һәм Марина Михайловна очракларындагы кебек. Аның язмышы яхшы якка үзгәрә, һәм киләчәктә ул теләгән югарылыкка ирешә. Мондый яшүсмернең тормышы турында уйланганда: «Әгәр ул балалар йортына эләксә, нәрсә булыр иде икән?» – дип үз-үземә сорау бирәм.

Әмма яшүсмерне үз гаиләсенә бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып алучылар да бар. Әгәр бу гаиләдә кешелеклелек хисләре өстенлек итмәсә, әлбәттә, бала өчен моннан бернинди яхшылык та килеп чыкмаячак. Һичшиксез, мондый гаиләләр опека органнары контролендә.

– Баланың приютта яшәү чоры билгеләнгән, нигездә, ул алты ай белән чикләнә, иң күбе – бер ел, – дип билгеләп үтә Резеда Хәлилова. – Бу вакыт эчендә аны үз гаиләсенә, яисә алмаш гаиләгә, еш кына туганнары карамагына яисә балалар йортына тапшыру мәсьәләсе хәл ителә. Шулай итеп, бер ел эчендә безнең приют аша йөзгә якын бала уза. Кайчагында яшүсмер үз гаиләсенә кайта, әгәр бу вакыт эчендә әнисе, мәсәлән, реабилитация узган, үзен һәм үз торагын тәртипкә китергән, начар гадәтләрдән баш тарткан, эшкә урнашкан булса. Шулай да сабый балалар йортында түгел, ә гаиләдә үссә күпкә яхшырак. «

Бүгенге көндә Татарстанда балигъ булмаганнар өчен ундүрт приют исәпләнә, шуларның берсе – Питрәчтәге «Шатлык». Приютта яшәүче сабыйларның кәефен бу атама белән тасвирлап буламы? Кайбер очракларда әйе, кайбер очракларда – юк. Һәр очрак уникаль.

Бүгенге көндә Питрәч приютында өч яшьтән алып унсигез яшькә кадәрге 25 бала яши. Алар өчен уңайлы шартлар тудырылган: уен заллары, өй эшләрен башкару өчен бүлмә, компьютер бүлмәсе, ике, йә өч кешелек уңайлы йокы бүлмәләре (малайлар һәм кызлар өчен – аерым блок), кухня һәм ашханә, кер юу бүлмәсе, мунча. Яхшы гына спорт мәйданчыгы бар. Моннан тыш, балалар теплицада яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Шулай булгач, менюда – помидорлар, кыярлар, яшелчәләр бар. Сүз уңаеннан, монда балаларны көнгә дүрт тапкыр ашаталар.

Әмма проблемалар да бар. Кышын приют биналарында салкын була. Җылыту системасын яңарту таләп ителә, әлбәттә, моның өчен средстволар юк. Учреждение территориясендә балалар өчен уен мәйданчыгы төзү дә комачауламас иде.

Приютта яшәүчеләрнең көн тәртибе төрле, үсеш өчен файдалы чараларга бай. Алар элек приютта тәрбияләнгән кешеләр белән очраша, камыр ризыклары һәм салатлар әзерләргә өйрәнә, рәсем, табигый материалдан кул эшләре ясый, хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрүдә, спорт ярышларында катнаша. Кыскасы, күңелсез түгел.

Әмма балаларга социаль көнкүрештән бигрәк социальпсихологик адаптация кирәк. Алар белән зур эш тәҗрибәсе булган эш белгече, педагог-психолог, социаль педагог шөгыльләнә, медицина персоналы бар. Иң яхшы хезмәткәрләр арасында: тернәкләндерү-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Таһир кызы Вәлиуллина, директор урынбасары Оксана Юрьевна Закалова, тәрбияче ярдәмчесе Индира Павловна Ибраһимова, кастелянша Гөлфия Рәфкать кызы Сагирова, пешекче Зыятдинова Рәфидә Габдрахман кызы, тәрбиячеләр Ләйсән Минвазыйх кызы Галимҗанова һәм Гөлия Хәмит кызы Гайнетдинова. Алар барысы да – приютта тәрбияләнүчеләрнең һәрберсе өчен кайгыручы олы йөрәкле кешеләр…

Исәп-хисап процессын баш бухгалтер Ольга Николаевна Гринина алып бара. Учреждениенең бюджеты дәүләт билгеләгән акча, шулай ук иганәчеләр ярдәме хисабына формалаштырыла. Эшмәкәрләр Андрей Викторович Шишикин, Артур Фагромович Гыймадиев, юстиция органнары ветераны Фәнис Сәхибетдин улы Мусин һәм башка меценатлар «Шатлык»та зур хөрмәткә ия. Мәсәлән, Андрей Шишикин приютка нигез салынган көннән бирле аның белән хезмәттәшлек итә. Ул бинаның алгы ягын керамогранит белән тышлаган, искергән койманы яңарткан. Артур Гыймадиев үзәк котельныйдан яңа җылылык трассасы салган, бинада култыксалы баскычны алыштырган. Фәнис Мусин ел саен, хәтта пенсиягә чыккач та, «Шатлык»та тәрбияләнүчеләргә мәктәп киемнәре сатып алу өчен акча бүлеп бирә.

Бу кешеләр дә олы йөрәкле, сизгер, юмарт, битараф түгел. Һәм аларның һәркайсына – балалар белән шөгыльләнүчеләргә, аларны үз гаиләләренә кабул итүчеләргә, приютка ярдәм итүчеләргә – җан авырту хисе хас. Алар өчен. Безнең өчен. Соңгы мизгеленә кадәр татлы дөнья өчен…

Приют бинасы 1979 елда төзелгән, һәм башта анда балигъ булмаган хокук бозучылар өчен ябык типтагы махсус мәктәпләр остаханәләре урнашкан. 2003 елда реконструкция үткәрелгән, ә бер елдан соң биредә балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют эшли башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса