Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үтте

Очрашу конструктив булды

Питрәчтә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үтте. Очрашу конструктив булды: сүз ирешелгән уңышлар турында гына түгел, ә тармакның ашыгыч хәл итүне таләп итә торган проблемалары турында да барды.

Район башлыгы Рәис Сөләйманов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең аның өчен иң хөрмәтле кешеләр булуын әйтеп узды һәм продукция җитештерүгә генә түгел, җирнең тышкы күренешенә дә җаваплы карарга өндәде:

– Алда зур бәйрәмнәр: бу – “Әлбәден” тарихи реконструкция фестивале, Сабантуй – безнең игенчеләребез бәйрәме. Район үзәгендә генә түгел, авылларда да кунаклар күп булачак. Юл буендагы җирләр – районның визит карточкасы, һәм алар тәртиптә булырга тиеш.

Рәис Сөләйманов шулай ук районда ташландык җир кишәрлекләре барлыгын, моңа юл куярга ярамаганлыгын да билгеләп үтте һәм санкцияләнмәгән чүплекләр белән көрәшергә кирәклеген, хокук бозучыларны закон нигезендә ачыкларга һәм җәзага тартырга кирәклеген искәртте.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәрит Галимов уңай статистика китерде:

– 2025 елның 1 маена районда 9761 баш мөгезле эре терлек – узган елга караганда 328 башка күбрәк. Агымдагы елның 4 аенда сөт җитештерү 8902 тоннага җитте (узган елгыга карата +3%), бер сыердан савым 212 килограммга артты, мөгезле эре терлек ите җитештерү 513 тонна (109%), кош ите – 9758 тонна (110%) тәшкил итте.

Районның барлык хуҗалыкларында, кече крестьянфермер хуҗалыкларыннан тыш, терлекләрне тукландыру азыкка лаборатор анализлар буенча төзелгән баланслы рационнар нигезендә оештырылган, моннан тыш, бу хуҗалыклар рационнарны баланслау өчен төрле азык өстәмәләре сатып алалар. Шулай ук Питрәч аграрийлары цифрлы технологияләрне: терлек азыгы белән һәм көтү белән идарә итү программаларын актив рәвештә кертәләр. Бу юнәлештә алда баручылар – “Ак Барс Питрәч”, “Агролак-К”, “Шәле-Агро”, “МАКС-ОЙЛ”, “Агроторгсервис” һәм КФХ Муллагалиев А.Р.

Әмма борчулы сигналлар да бар:

– Районда 2025 елның 4 аенда 1351 баш бозау алынган, бу узган елга караганда 138 башка (91%) кимрәк. Кайбер хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны кимегән. Мәсәлән, Муллагалиев КФХ – 159 башка, Золина КФХ – 167 башка. Сәбәпләр төрле, әмма бу җентекле анализ өчен сәбәп.

Баш ветеринария табибы Сергей Егоров куркыныч чирләр турында кисәтте:

– Республикада бруцеллез һәм котыру авыруы очраклары бар. Күрше төбәкләр төрле авырулар буенча имин түгел. Терлекләрне районга кертүдә бик сак булырга кирәк. Әгәр проблемалар бер хуҗалыкта гына ачыкланса да, бу аның күршесендәге башка хуҗалыкларда да зур югалтуларга китерәчәк. Шуны исегездә тотыгыз: биологик куркынычсызлык – ул формальлек түгел, ә мөһим ихтыяҗ. Уңышлар бар, ләкин ял итәргә әле иртәрәк Язгы чәчү планнарын вакытында үтәргә һава торышы комачаулады. 20 майга 27 мең гектар ашлык чәчелгән – планнан 67,5%. Лидерлар: “Ак Барс-Питрәч” – 7307 гектар(68,3%); “Август-Теләче” – 4628 гектар (52,2%), “Саба” – 4100 гектар (77%).

– Һава торышы яхшырса, чәчүне вакытында төгәлләргә өлгерербез, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Галимов. – Әмма интенсиврак эшләргә кирәк.

Гомумән алганда, киңәшмә күрсәткәнчә, Питрәч районы марканы тота, әмма проблемалар җитәрлек. Ташландык җирләр, эпидемияләр куркынычы, чәчүдә артта калу – болар барысы да тырышлык һәм өзлексез контроль таләп итә.

– Авыл хуҗалыгы һәрвакыт район икътисадының нигезе булды. Һәм без аны югары дәрәҗәдә сакларга тиеш, – дип ассызыклады Рәис Сөләйманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса