Питрәчтә балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләренә ярдәм итү турында фикер алыштылар
Чарада Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова чыгыш ясады.
Район хакимиятендә Попечительләр советының «Гаилә кунак бүлмәсе»с оциаль проектын гамәлгә ашыруга багышланган киңәйтелгән утырыш узды. Балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен шартлар тудыруга һәм балигъ булмаганнарны гаиләләренә кайтаруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициатива җирле хакимият органнары, социаль хезмәтләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен берләштерде.
Киңәшмә барышында катнашучылар проект эшенә арадаш нәтиҗәләр ясадылар, кризис ситуациясендә гаиләләр очраша торган типик кыенлыклар турында фикер алыштылар һәм ярдәм итү формаларын киңәйтү буенча планнар билгеләделәр. Ата-аналарга да, балаларга да психологик-педагогик ярдәм күрсәтү ысулларына аерым игътибар бирелде.
Чарада Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова чыгыш ясады. Ул барлык хәйриячеләргә һәм партнерларга социаль учреждениеләрдә балаларның яшәү шартларын тамырдан яхшыртуга юнәлдерелгән проектларда бәяләп бетергесез өлеш кертүләре һәм актив катнашулары өчен ихлас рәхмәт белдерде.
«Сезнең ярдәм – ул матди ярдәм генә түгел, ә бала өчен гаилә җылысы һәм кайгырту мөмкинлеге», — дип ассызыклады .ионова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia