Питрәчтә балалар ислам интенсивы узачак
Урыннар саны чикләнгән.
14нән 24 августка кадәр Питрәч мәчетендә балалар ислам интенсивы узачак. Малайлар һәм кызларны җәйнең соңгы көннәрен яңа белемнәр һәм матур тәэсирләр белән үткәрергә чакыралар. Дәресләр көн саен 09:00дән 14:30га кадәр узачак.
Интенсив программасында: Гарәп әлифбасы – Коръән укуга, пәйгамбәрләр тарихына, ислам гореф-гадәтләре һәм характер тәрбияләүгә, шулай ук Ислам нигезләренә беренче адымнар. Укыту кызыклы дәресләр һәм практик биремнәр белән уңайлы форматта уза.
Дәресләрдән тыш, катнашучыларны викториналар һәм интеллектуаль уеннар, квестлар, призлы конкурслар, күңелле эстафеталар, табигатькә походлар көтә.
Интенсив каникулларны бердәм атмосферада уздырырга, файдалы белемнәр алырга, яңа дуслар табарга һәм ислам кыйммәтләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia